+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2015, 21:22

Укучыларым белән горурланам!

Утыз ел үткәч очрашудан соң туган уйлар.Мин, Фәнзилә Габдерәүф кызы Тимерханова, 1942 елның 15 гыйнварында Дүртөйле районының Мәмәдәл авылында туганмын. 1950 елда авыл мәктәбенә укырга төштем һәм 1957 елдан Дүртөйленең 1нче мәктәбендә укуымны дәвам иттем. 1960 елда урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел — медпунктта санитар, өч ел тегүче-мотористка булып эшләдем. 1965 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. Уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, Суккул мәктәбендә татар теле укыта башладым. 1998 елда хаклы ялга чыкканчы шул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт салдым.

Кадерле укучыларым белән саубуллашуга 30 ел үткәч, быел 12 июньдә Суккул урта мәктәбендә очрашу булды. Бу очрашу турында мин күптән хыялланып йөри идем. Аллаһыга шөкер, бу хыялым да тормышка ашты. Озак еллар күрешми тор­гач, укучыларым белән сөйләшер сүзләр, бү­лешер истәлекләр күп иде. Мин аларны һәрвакыт исемдә тоттым, һәрберсенең яхшы якларын гына искә төшерә идем. Күбесе, уку алдынгысы булу белән беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты, туган колхозына да ярдәмләште.
Суккул урта мәктәбендә, балаларга белем бирүдән тыш, туган җиргә, игенче хезмәтенә карата мәхәббәт тәрбияләделәр. Һәр мәктәп укучысына теоретик белем генә түгел, гамәли күнек­мәләр дә бирделәр, аларны катлаулы техникада эшләрлек итеп өйрәттеләр. Ленин исемендәге колхоз — Суккул урта мәктәбенең база предприятиесе. Хуҗалык укучыларны хезмәткә өйрәтү өчен тиешле шартлар тудыруда зур ярдәм күрсәтте. Мәктәп балалары атнага бер көн тәҗрибәле хезмәткәрләр җитәкчелегендә колхозда эшләде. Бер төркем терлекчеләр комплексында машина белән сыер саву буенча практика үтте, ә икенчесе машина-трактор мастерскоенда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән шөгыль­ләнде. Мәктәп укучылары ел саен җәйләрен чөгендер, мәк утый иде, ә көзен колхозга уңыш җыярга ярдәмләштеләр. 1980 елларда Үткен белән Суккул авыллары арасында 50 укучыга исәпләнгән культстан да төзелде, укучыларның производство бригадасы әгъзаларына эшләү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылды. Ул берничә ел эшләде. Җәйләрен шунда яшәп, өлкән сыйныф укучылары басуда эшләде, чөгендер һәм мәк араларын сирәкләделәр. Кече сыйныфтагылар мәктәп яны участогында җәйге айларда 10-12 көн эшләде, аны тәртиптә тотты. Әлбәттә, укучыларның колхозга ярдәм итүен Ленин исе­мендәге хуҗалык җитәкчелеге күрә, бәяли иде. Көзен, уңыш җыеп алынгач, колхоз автобус белән яхшы эшләгән бер төркем укучыларны Уфага экскурсиягә җибәрә иде.
Суккул урта мәктәбендә белем алган уку-чыларның кайберләре үзләре дә укытучы һөнәрен сайлады. Руфина Хәмидуллина, мәктәпне 1985 елда тәмамлап, БДУның филология факультетында белем алды, Дүртөйленең 1нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2009 елда Руфина Фәрит кызы, “Мә­гариф” гомум-дәүләт проекты кысаларында Ру­сия Президенты премиясен алу өчен иң яхшы укытучы-ларның Бөтенрусия бәйгесе сынауларын уңышлы үтеп, Президент грантына ия булды.
1985 елгы чыгарылыш сыйныфы укучылары барысы да тормышта үз урыннарын тапты, илебезгә, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булдылар. Мин укучыларым белән горурланам! Ил­шат Тупиев, Люция Имаметдинова, Ирек Гәрәев, Гөлсинә Мостафина, Рәдиф Бәдретдинов уку алдынгылары булды. Люция белән Рәдифнең стена гәзите чыгарулары исемдә калган. Рәдиф белән Илшат уку бүлмәсен җиһазлауда актив катнаштылар. Ул елларда татар телен һәм әдәбиятын Казан программасы белән укыта идек, бик күп материалны, күргәзмә әсбапларны үзебез әзерлә-дек. Язу эшенә оста Гөлсинә аларны ясауда яр­дәм­ләште. Ул мәктәпне бары тик яхшы билге­ләренә тәмамлады, туган колхозында эшли. Гөл-синә Мостафина сыйныфташы Малик Әхмәдиев белән гаилә кордылар, ике ул үстерәләр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр, Малик водитель булып хезмәт сала, ветеринария фельдшеры һөнәрен дә үзләштергән.
Люция Имаметдинова әле Дүртөйледә өлкән икътисадчы булып эшли. Рәдиф Бәдретдинов, Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, язмышын хокук саклау органнары белән бәйләде, полиция майоры сыйфатында отставкага чыкты. Суккул егете Илшат Тупиев Пермь югары хәрби училищесын һәм Хәрби академия тәмамлады, подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыкты. Ирек Гәрәев гел яхшы билгеләренә укыды, “Артек” Бөтенсоюз лагерена барып ял итте. Нефть институтын тәмамлады, әле Краснохолм поселогында яши. Үткен авылыннан Ирина Мөкъминова банкта эшли. Илдар Әхмәтшин, Совет Армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, нефть техникумын һәм институт тәмамлады, әлеге вакытта мастер-инженер булып хезмәт сала. Мәмәдәлдән Гөлфия Насретдинова талантлы рәссам иде, яхшы укыды. Медицина училищесын тәмамлады, Дүртөйледә балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Шушы ук авылдан Ингель Шәрипов туган ягында гомер кичерә, тракторчы булып эшли, өлкән яшьтәге әнисе аның тәрбиясендә. Юкә­лекүлдән Венер Шаяпов белән Марат Әгъзамов — оста гармунчылар. Венер озак еллар Себердә эшли, Марат төзелеш техникумын тәмамлады. Айдар Сәмигуллин, Илшат Гатауллин, Ирек Мәсә-лимов, Лира Ялалова һәм Рәмзия Хәйруллина да тормышта үз урыннарын тапканнар.
Тырыш һәм тыйнак Фәнүз Хәбибуллин, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлеген тәмамлады. Бераз Суккул урта мәктәбендә эшләп алды, аннары “Өмет”, “Кызыл таң” һәм “Вечерняя Уфа” гәзитләрендә җаваплы секретарь вазыйфасын башкарды. Әле “Кызыл таң”да хезмәт сала. 2010 елның җәендә үткән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә Фәнүз якташларына зур бүләк ясады — ул, Үткен, Мәмәдәл, Суккул, Юкәлекүл һәм Атсуяр авыллары тарихын өйрәнеп, “Монда тудык, монда үстек...” дигән бай мәгълүматлы, саллы китап язган.
Кызганычка каршы, 30 ел эчендә сыйныф өч укучысын югалтты. Без, аларның каберләренә барып, дога кылдык.
Төрле мәшәкатьләр аркасында очрашуга барлык сыйныфташлар да кайта алмады. Икенче очрашуга Раних Фазлыев, Ринат Ханов, Ира һәм Винария Сөнәгатуллиналар да ерак араларны якынайтып кайтырлар дип ышанабыз. Укучыларым белән шундый җылы очрашуларны тагын көтеп калам...
http://papapizza-ufa.ru/japan/
Фәнзилә ТИМЕРХАНОВА
Читайте нас: