+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2015, 21:58

Авыллар мәрткә китмәсме?..

Моңа юл куймау өчен дәүләт тә, җирдә эшләүчеләр дә зур көч салырга тиеш.Авылда яшәү элек-электән җиңел булмаган. Русиядә гомер-гомергә проблемаларны авыл исәбенә чишәргә тырышканнар. Кемдер кемгәдер бил бөккән. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда фронтны, илне азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган авыл халкы ягарга утынсыз тилмергән. Социализмда кешеләрне авылда көчләп тоту өчен паспорт бирми җәфалау гадәте дә бар иде. Бүген авыл ничек яши?

Авыл күзгә күренеп картайды. Колхозлар таралганнан соң, авылда эш калмады. Заманында атларын, сыерларын, башка малларын биреп, колхозга кергән халык нишләргә тиеш? Пай җирен алу өчен халыкка бер төркем булып туплану зарур. Ул җиргә нидер чәчү өчен техника, акча кирәк. Хәтта мал азыгы өчен үлән чәчү дә 50-60 мең сумга төшә.
Элек авылда көтү урам саен диярлек иде. Безгә көтү чираты ике елга бер генә килә торган вакытлар хәтердә. Хәзер ай саен көтү көтәргә туры килә. Бер танышым атна саен көтәбез дип зарлана.
Булдыклылар элек тә авылдан читкә чыгып китә иде. Хәтта хәллерәк өлкән яшьтәгеләр дә район үзәк­ләренә күченү ягын карады. Салада туган ягын яраткан фанатлар, кендеге җиргә береккән кешеләр генә калды. Яшь гаиләләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Булган­нарының ирләре Себердә яки зур шәһәрләрдә эшли, кайтып-китеп йөриләр.
Социализм чорында без­нең Кайраклы авылында бәрәңге бакчалары икешәр гектар тәшкил итте. Чөнки бәрәңгедән азмы-күпме табыш алып була иде. Тапшырыр урын бар: Стәрлетамак спирт заводы җыя. Якын-тирә шәһәрләрнең сәүдә пред­приятиеләре авыллар буйлап йөреп, шәһәр халкы өчен бәрәңге әзерләде. Көз җиттеме – күрше Ырынбур өлкәсеннән килеп Стәрлебаш, Федоровка, Миякә, Бишбүләк район­нарыннан бәрәңге җыйдылар. Стәрлебаш районының Бузат, Яшерган якларында, шулай ук, безнең авылда бәрәңге таптырып йөдәтеп бетерәләр иде. Халык үзе үстергән бәрәңгегә бодай-фураж, кавын-карбыз, төрле сәнәгать товарлары алыштырып алды. Әмма аерым бер чорда бу эшне дә туктаттылар. Шуннан бакчалар бөтенләй кыскарды. Хәзер халык сатарга түгел, үзенә кышкылыкка да бәрәңге үстерми башлады. Терлекчелектә дә хәлләр шул чама.
Читайте нас: