Әйтергә кирәк, башкала хакимиятеннән белдерүләренчә, юл төзелешендә асфальт-бетон япмасының өске катламнары структурасында фәкать ныклы, бирешмәүче материаллар гына файдаланылачак. Бу, үз чиратында, юл япмасының сыйфатын яхшырту һәм аны файдалану вакытын бермә-бер озайту мөмкинлеге бирәчәк.
Уфа шәһәрендә юл япмасының сыйфатына шушы рәвешле югары таләпләр куелу очраклы түгел. Автомобильләр саны елдан-ел күбәюгә бәйле, юл өслегенә төшкән көчәнеш дәрәҗәсе дә артканнан-арта. Шуны күз уңында тотып, юл япмасының сыйфатын яхшырту максатында яңа фәнни-техник эшләнмәләр өйрәнелә һәм кертелә, заманча материаллар һәм югары җитештерүчәнле юл төзелеше техникасы кулланыла. Болар барысы да юл япмасының сыйфатын яхшыртып, ныклыгын арттырып, әлеге участокта киләсе ремонт вакытын күпкә чигерү мөмкинлеге бирә. Әйтергә кирәк, Дим бистәсе белән Уфа арасындагы юлда да барлык төзелеш һәм төзекләндерү эшләре югары технологияләр нигезендә һәм иң катгый таләпләргә ярашлы алып барыла.
Республика көнен дә мондагы юл төзүчеләр кызу эш өстендә каршы ала. Без килгәндә җаваплылыгы чикләнгән “Дортрансстрой” җәмгыятенең юл төзүчеләр бригадасы егетләре әлеге участокта асфальтның түбәнге катламын сала башлаган иде.
— Эшче көчләр дә, техник куәтләр дә җитәрлек. Әйтик, асфальт-бетон катламын салуда 15 кеше һәм 7 берәмлек техника эшли. Җәмгысы исә юл төзелешендә 30 кеше хезмәт сала. Барлык эшләр дә планга һәм тиешле техник нормаларга ярашлы, заманча технологияләр нигезендә югары һөнәри дәрәҗәдә алып барыла. Шуңа да барлык эшләр тәмамланганнан соң, биредәге тигез, иркен, тыгыннарсыз юлдан үткәндә уфалылар да, башкала кунаклары да канәгать калыр, дип ышанам, — диде бу җәһәттән асфальт-бетон катламын салу мастеры Виталий Сафин.
Шуны да әйтергә кирәк: Уфа — Дим бистәсе юлында ремонт эшләре юл япмасын алыштыру белән генә чикләнмәячәк. Әлеге участокны төзекләндерү кысаларында, шулай ук, юл читенә металлдан барьер корылмалар куелачак, урамны яктырту челтәре яңартылачак, юлдагы су коелары һәм торбалар алыштырылачак, җәмәгать транспорты тукталышлары да тиешле хәлгә китерелеп, балкып, игътибарны җәлеп итеп торачак. Барлык эшләрне исә генераль подрядчы “Дортрансстрой” җәмгыяте 2016 елның декабрендә тәмамларга ниятли.
Дөрес, аңа кадәр уфалыларга һәм башкала кунакларына, әлеге участокта төзелеш эшләре баруга бәйле, берникадәр уңайсызлык кичерергә туры киләчәк. Шуңа да Уфа шәһәре хакимияте халыкка моны аңлап кабул итүләрен, автомобиль йөртүчеләргә исә игътибарлы булуларын, әлеге участокта тизлекне арттырмауларын, мөмкин булганда башка маршрутларны сайлауларын сорап мөрәҗәгать итә. Аның каравы, бер ел дигәндә бу юлдан йөрүчеләр элеккечә тыгыннарда утырмыйча, әлеге участоктан зур канәгатьлек белән җилдереп кенә үтәчәк. Моның хакына вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә дә буладыр, шәт. Катлаулы дөньякүләм финанс-икътисади көрчек шартларында да Башкортстанның, аның башкаласы Уфаның зур төзелеш мәйданы булып калуына куаныйк!