+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2015, 21:38

Төп бәйрәмне лаеклы каршылыйк!

Башкортстан тарихи датага җитди әзерләнә.Республика көненә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы узды. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Әлеге бәйрәм — республика халкы өчен бик әһәмиятле вакыйга. Һәр тарафта аны зур уңышлар белән каршы алырга тырышалар. Бу көнне рес­публика төбәкләрендә яңа объектлар ачылачак, алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнәчәк, төрле чаралар оештырылачак. Барыбызның да тырышлыгы белән Башкортстан үзен бу катлаулы заманда да ышанычлы тоя, тугыз айдагы финанс күрсәткечләре шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Бу көннең иң матур вакыйгасы — Шәехзадә Бабич исемендәге әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге дәүләт республика яшьләр премияләрен тапшыру. Конкурста катнашкан 27 эш арасыннан иң лаеклылары сайлап алынган һәм 9 октябрьдә Хөкүмәт йортында аларның авторларына премия тапшырылачак. Бу хакта яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Алексей Новиков бәян итте.
Мәгариф министры урынбасары Татьяна Горбунова, 5-11 октябрьдә мәктәпләрдә, балалар йортларында викториналар, шигырь укучылар, иншалар конкурслары, китап күргәзмәләре үтәчәген җиткерде. Уфа районының “Луч” лагеренда спорт ориентирлашуы буенча бәйгедә 350 бала катнашачак.
— Урыннарда яңа балалар бакчалары ачылуга багышланган тантаналы чаралар көтелә. Күгәрчен районының — Морак, Илеш районының — Югары Яркәй, Балакатай районының Яңа Балакатай авылларында шушы учреж­дениеләр нәкъ Республика көнендә ишекләрен ачачак, — диде министр урынбасары.
Утырышта Салават шәһәре, Бөре һәм Кырмыскалы районнары хакимияте башлыкларының чыгышы тыңланды.
— Салават шәһәрендә бу көнне игезәк бала үстерүче өч гаиләгә торак сертификатлары, 50 гаиләгә җир участоклары бүленү турында карар тапшырылачак, — дип белдерде шәһәр хакимияте башлыгы Фәрит Гыйльманов.
Бәйрәм көннәрендә ярминкәләр үткәрү, юбилярларны олылау, никахлашучыларны, яңа туган балаларны тәбрикләү дә каралган. Әйткәндәй, Салават шәһәрендә быел былтыргыдан 24 бала күбрәк туган.
Бөре районы хакимияте башлыгы Николай Хорошилов, Республика көненә иң зур бүләк — төбәктәге социаль-икътисади күрсәткечләрне яхшырту, дип белдерде. Мактанырлыклары да бар: биредә урып-җыю эшләре тә­мамланган, хезмәт хакы буенча бурычлар түләп бетерелгән. Студентлар шәһәре буларак, Бөредә бәйрәм көннәрендә төрле кичәләр, конкурслар, викториналар үткәрү планлаштырылган.
Кырмыскалы районында бәйрәмгә багышланган “Изге эшләр эшләп калырга ашыгыгыз!” дигән акция бара. 8 октябрьдә тантаналы җыелыш үтәчәк. Анда хезмәт алдынгылары бүләк­ләнәчәк, яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен субсидияләр тапшырылачак. Район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов әйтүенчә, бу көнне төбәктә модельле китапханә, берничә балалар бакчасы, спорт мәйданчыклары, ремонт­тан соң дистәдән артык фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Шулай ук Салават Юлаевның көрәштәше Канзафар Усаевка һәйкәл ачу күздә тотыла.
— Бу көн бөтен республика өчен тоташ бер бәйрәмгә әйләнсен иде. Халык яхшы кәеф белән ял итсен өчен урыннарда җаваплы кешеләр бу­рычларын җиренә җиткереп үтәргә тиеш, — дип ассызыклады Константин Толкачев.
Читайте нас: