+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2015, 20:58

Карашлар Көнчыгышка төбәлгән

Бүген Уфада шәркыять мәсьәләләре буенча Х Бөтенрусия съезды ачыла.7-10 октябрьдә Уфада Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты базасында “Русия һәм Көнчыгыш: илләр һәм халыклар хезмәттәшлеге” Х Бөтенрусия Көнчыгышны өйрәнүчеләр съезды үтә. Шушы уңайдан “Башинформ” агентлыгында күренекле галимнәр белән матбугат конференциясе оештырылды. Сөйләшүдә Баку Славян университеты профессоры Рәхилә Кулиева, Истанбул университеты профессоры Исмәт Бинер, Үзбәкстан Милли университеты профессоры Мөхәммәтҗан Абдрахманов, Казахстандагы Халыкара Төрки академия профессоры Дархан Кыдырали, Мәскәүдән Гуманитар фәннәр идарәсе башлыгы, филология фәннәре докторы Василий Гребенюк катнашты. Кунакларны Башкортстан Фәннәр академиясе президенты вазыйфаларын башкаручы Әлфис Гаязов сәламләде. Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, профессор Фирдәвес Хисаметдинова Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыятенең тарихы белән таныштырып үтте, бу өлкәдә Башкортстанда алып барылган эшләр турында сөйләде. Әлеге форумның төп максатларыннан үзебезгә игътибарны көчәйтергә кирәклекне, Көнчыгышны өйрәнү җәмгыятенең эшен көчәйтү, Көнчыгышны тикшерүче аксакалларның хезмәтләрен өйрәнү мөһимлеген әйтте.

Әлеге Х Бөтенрусия съезды Баш­кортстан Хөкүмәте, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы, Русия Фәннәр ака­демиясенең тарих-филология фәннәре бүлеге, Көнчыгышны өйрәнү институты һәм җәмгыяте, Гуманитар Фәнни фонд, Башкортстан Фәннәр академиясе, Ха­лыкара төрек академиясе, Истанбул университеты тарафыннан оештырыла.
Форумда чит илләрдән – 60, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Новоси­бирскидан һәм Русиянең башка төбәк­лә­реннән 150 галим катнаша. Анда Көн­чыгышны өйрәнүчеләр һәм Русиянең Көнчыгышны өйрәнү үзәкләре, тарихта һәм хәзерге дөньяда Исламның роле, Ру­сиянең Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек тарихы һәм перспективалары, фронтовик-галимнәрнең Көнчы­гышны өйрәнүгә керткән өлеше, Русия һәм Көнчыгыш халыкларының тел кон­тактлары һәм башка мөһим мәсьәләләр каралачак.
Фәнни форум кысаларында С. И. Руденко, Әхмәт-Зәки Вәлиди, Шәехзадә Бабич, Н. Т. Зарипов, Л. П. Атанова, З. Г. Ураксин, А. А. Юлдашев, К. З. Әхмәров һәм башка галимнәрнең юбилейларына багышланган симпозиумнар үтәчәк.
Көнчыгышны өйрәнүчеләр съезды Уфада икенче тапкыр үткәрелә, 2006 елда V Бөтенрусия съезды узды. Ул вакытта Русиянең Көнчыгышны өйрә­нүчеләр җәмгыяте президенты Га­ләветдин Ишмөхәммәтов иде, бүген бу вазыйфада филология фәннәре докторы, Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Фирдәвес Хисаметдинова эшли.
Читайте нас: