Форумны оештыручылар — Русия философлар җәмгыяте, Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Башкортстан дәүләт университеты, Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе, Русия Фәннәр академиясенең Философия институты. Конгрессның темасы – “Философия. Толерантлык. Глобальләшү. Көнчыгыш һәм Көнбатыш – дөньяга карашлар диалогы”.
Кичә Конгресс-холлда философлар форумы пленар утырыш белән ачылды, секция утырышлары төрле мәйданчыкларда үтә. Чараны Русия философлар җәмгыяте президенты, академик Вячеслав Степкин ачты һәм алып барды.
— Соңгы елларда безнең республика сәяси, икътисади форумнар белән беррәттән мөһим фәнни конгресслар һәм симпозиумнар үткәрү урынына әйләнде, — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов. — Конгрессны үткәрү урыны итеп Уфаның сайлауны Башкортстанның философия мәктәбе эшчәнлеге казанышларын тану дип кабул итәбез. Без Мифтахетдин Акмулла, Мөхәммәтсәлим Өметбаев, Риза Фәхретдин, Зәйнулла Рәсүлев, Зыя Камали һәм башка мәгърифәтчеләр, философлар, язучылар, галимнәр калдырган бай мирасны югары бәялибез. Алар яшьләрне белем алырга һәм миһербанлылыкка, шәфкатьлелеккә һәм хезмәт сөяргә өйрәтте, халыкка белем бирү турында хәстәрлек күрде, мәктәпләр ачты.