Иң тәүдә мәртәбәле кунаклар район үзәгенең көньяк микрорайонында урнашкан яңа балалар бакчасына килде.
— Бүген — балалар һәм ата-аналар өчен дә, бирегә эшкә урнашучылар өчен дә истәлекле көн. Беренчедән, әлеге объектны ачу район үзәгендә балалар бакчаларында урыннар җитмәү мәсьәләсен тулысынча хәл итте, икенчедән, 30 кешегә яңа эш урыны булдырылды. Объектны төзүгә акча бүлгән өчен Русия һәм Башкортстан Хөкүмәтенә, шушы күркәм объектны кыска вакыт эчендә сафка бастырган өчен “Су-10” компанияләр төркеменә, аның җитәкчесе Валерий Мансуровка зур рәхмәт белдерәбез, — диде тантанада чыгыш ясап, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.
Тантанада катнашучылар да котлау сүзләре әйтте, бүләкләр тапшырды. Рәсүл Госманов, мисалга, бакчага йөрүче балаларны киләсе яртыеллыкка 10 данә “Әллүки” журналына яздырса, Валерий Мансуров үзе җитәкләгән “Су-10” компаниясе исеменнән ике компьютер тапшырды.
Ал тасма киселгәннән соң, кунаклар бинаның эченә үтеп, биредәге заманча җиһазландырылган бүлмәләрне, шулай ук балалар тарафыннан әзерләнгән музыкаль тамашаны карады.
Арытаба Республика көненә багышланган чараларда катнашучылар балалар бакчасы белән янәшә урнашкан физкультура-сәламәтләндерү комплексына юнәлде. Биредә егетләр һәм кызлар арасында уздырылган волейбол буенча ярышларны караганнан соң, яңартып корылган үзәк казанлыкка килделәр.
Казанлык 1978 елда төзелгән. 37 ел эчендә ул шактый искергән, җитештерүчәнлеге дә кимегән. Шунлыктан ике ел элек аны яңартып кору буенча план-проект кабул ителгән. Аны гамәлгә ашыруга “Башнефть” җәмгыяте акча бүлгән. Реконструкция барышында заманча өч су җылыту казаны урнаштырылган, моннан тыш, бинаның тышкы һәм эчке ягы тулысынча яңартылган.
Владимир Селищев, аның республикадагы иң заманча казанлыкларының берсенә әверелүен билгеләде. Илдар Мостафин исә реконструкциягә акча бүлгән “Башнефть” җәмгыятенә, эшләрне югары дәрәҗәдә башкарган “Д-АРТ” җәмгыятенә рәхмәт белдерде.
“Уют” җәмгыяте җитәкчесе Наил Гайнуллин сүзләренә караганда, казанлыкта бүген 18 кеше эшли. Аларның барысы да тәҗрибәле, биредә озак еллар хезмәт сала.
— Эш шартлары күзгә күренеп яхшырды. Эшкә ашкынып киләбез, — ди биредә ике дистә елга якын оператор булып эшләүче Фәйрүзә Галимова.
Казанлык эшчәнлеге белән танышканнан соң, чарада катнашучылар район үзәк дәваханәсенә юлланды, биредәге бүлекләрнең эшчәнлеге һәм шулай ук поликлиника төзелеше проекты белән дә танышты.
Төштән соң мәртәбәле кунаклар район мәдәният сараенда узган Республика көненә багышланган тантаналы чарада катнашып, бер төркем хезмәт алдынгыларына дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.