– Бүген без тылда хезмәт салучыларга тиешле хөрмәт күрсәтәбез, – диде Рөстәм Зәки улы. – Бөек Җиңүне якынайту өчен авыр сугыш чорында предприятиеләрдә эшләгән, икмәк үстергән, безнең сугышчыларны киендергән буын алдында баш иябез.
Чыгышлардан соң, дулкынландыргыч мизгел җитте. Һәйкәлне Рөстәм Хәмитов белән Башкортстанның Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары оешмасы рәисе Марат Муллагалләмов ачты. Килүчеләр һәйкәлгә чәчәкләр салды.