+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2015, 23:04

Ватаныбыз сезгә таяна!

Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә югары бүләкләр тапшырды.Хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үтте.

– Бүген сезнең өчен истәлекле көн, – диде Рөстәм Зәки улы. – Мондый хөрмәткә озак еллар дәвамында көч салып ирештегез. Сез төбәк, ил үсешенә лаеклы өлеш кертәсез. Киләчәктә дә шушы рухта дәвам итегез. Уңышлар сезгә!
Арытаба республика җитәкчесе бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр фикерләре, тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Республика җитәкчелеге ярдәме белән районда авыл хуҗалыгы техникасын яңарту, балалар бакчаларына чиратларны киметү һәм башка көнүзәк мәсьәләләр оешкан төстә хәл ителә. Мондый югары хөрмәтне киләчәктә дә акларга тырышачакмын, – диде Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин.
Тантана истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Читайте нас: