+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2015, 23:50

Яугир җаны тынычлык тапты

Краснокамалы Салихян Байрамовның җәсәде 74 елдан соң туган ягына кайтарылды.Туган авылы Мәнәктә Салихянны хәтерләүчеләр бар әле. Чибәр, мәһабәт гәүдәле, өздереп гармунда уйный иде, диләр аның турында. Калтасы хәрби комиссариаты тарафыннан армия сафларына 1939 елның 26 февралендә чакырыла ул. 1940 елда Таллинн шәһәрендә хезмәт итә. Менә-менә туган якларына кайтырга торганда сугыш башлана, ә инде 1941 елда аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Салихян армиягә киткәнче үк Тоймалче Илинбаевага өйләнгән була, әмма яшь пар бергәләп яшәп калырга да өлгерми, шул сәбәпле балалары да булмый.

Агыйдел, Нефтекама шә­һәр­ләре һәм Краснокама районы хәрби комиссариатының чакыру бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Илнур Мингалиев сөйләвенчә, солдатның сөлдәләре Ленинград өлкә­сенең Киров районында Ленинград шәһәрен саклау өчен кызылармиячеләр казыган чокырдан 50 метр ераклыкта, торфлы туфрак астында табылган. Сөякләр белән бергә патроннар, күн сумка, билбау перәшкәсе, противогаз һәм “СШ-40” каскасы калдыклары, ике күкрәк билгесе һәм ме­дальонының кырланган капсуласы табыла. Боларны Бө­тенрусия “Истәлек вахтасы – 2015” кысаларында үткән экспедиция барышында “Изге Георгий” эзтабарлар отряды таба һәм Башкортстан Республикасы эзтабарлар отрядлары төбәк җәмәгать фондына хәбәр итә. Аларның һәм Башкортстан Республикасында “Буыннар йөрәгендә хәтер һәм горурлык” Федераль патриотик проектын тормышка ашыру буенча эшче төркемнең, шулай ук район җитәкчелегенең ярдәме белән солдатның җә­сә­­де туган ягына кайтарылды һәм Мәнәк зиратында җирлән­де.
Солдатны күчереп җирләү тантанасына халык бик күп җыелган иде. Мәктәп укучылары, “Үлемсез полк” булдырып, дәү әтиләренең, туган­нарының сурәтләрен алып килгән, алар арасында Салихян Байрамовның фотосы да бар иде. Солдатның берту­га­нының улы Валерий Каликаев аеруча дулкынлана, ниһаять, туганыбызның сөякләре туган туфракка кайтты, җаны тынычланыр инде, ди ул. Митингта район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнүдә Дмитриева, хәрби комиссариат вәкиле Илнур Мингалиев, район Ветераннар советы рәисе Ольга Степкина, авыл старостасы Генрик Айтиев, Башкортстан эзтабарлар отрядының төбәк җәмәгать фонды отряды вәкиле Елена Завьялова катнаштылар. “Тыныч йокла, авылдаш!” — дип теләде аңа Мәнәк халкы.
...Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел үтте, әмма без әле булса тыныч тормыш өчен гомерен биргән солдатларны соңгы юлга озатуны дәвам итәбез.
Читайте нас: