+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2015, 21:41

Капиталь ремонтка түләүләрне чикләү зарур

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев 2016 елга бюджет проектын әзерләү буенча “Бердәм Русия” партиясе тәкъдимнәренә карата үз фикерен белдерде.

— “Бердәм Русия” партиясе 2016 елга федераль бюджет проектына мөһим төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте, — диде ул. — Моның белән ул барлык социаль бурычларны тайпылышсыз үтәү, халыкның яшәү сыйфатын яхшырту, Русия дәүләт һәм федераль максатлы программаларны гамәлгә ашыру кебек социаль юнәлештәге сәясәт алып бару юлын сайлавын тагын бер тапкыр раслады. Һәм бу — буш лозунглар түгел, ә чынбарлыктагы хәлләр торышын, федераль бюджет мөмкинлекләрен анализлауга, гамәлдәге салым механизмнарын белүгә нигезләнгән анык тәкъдимнәр.

Атап әйткәндә, “Бердәм Русия” социаль якланмаган гражданнар өчен күпфатирлы йортлардагы гомум милеккә капиталь ремонт күләмен түләү буенча ташламалар кертергә тәкъдим итә. Бу ташламаларны аеруча өлкән яшьтәге гражданнарга бирү зарурлыгы билгеләнә. 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә капиталь ремонт өчен коэффициентны киметүче дифференциацияләнгән түләү шкаласы кертергә, ә 80 яшьтән өлкәнрәкләрне бу түләүдән азат итәргә, инвалидларга һәм инвалид балалы гаиләләргә 50 процент ташлама ясарга тәкъдим ителде.
Партия позициясе социаль якланмаган гражданнарның әлеге түләүләрдән азат ителүен яисә аларны азрак күләмдә түләвен таләп итүдән гыйбарәт.
Читайте нас: