+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2015, 21:46

Симонов та сокланыр иде!

Бөек урыс әдибе заманында кунакта булган картәтисе нигезендә Риф Мостафин дәүләт ярдәме белән тергезгән заманча йорт ерактан ук күз явын алып тора.Федоровка районында яшьләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программаларын тормышка ашыруга зур әһәмият бирелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, районның Юрматы авылында гомер кичерүче Гөлшат һәм Риф Мостафиннар гаиләсе дә быел барлык уңайлыклары булган яңа йорт салып чыкты.

1984 елда шушы авылда дөньяга килгән Риф Гали улы, 2006 елда Башкортстан дәүләт аграр уни­верситетын тәмамлый. Берникадәр вакыт хокук саклау органнарында хезмәт салганнан соң, 2008 елда урындагы хуҗалыкта һөнәре буенча мал табибы булып эш башлый. 2009 елда өйләнеп, шул чорда ата-баба нигезендә яңа йорт салып керү хәстәре белән дә яна башлыйлар. Өстәвенә, шул ук елда район ветеринария станциясенә эшкә чакыралар һәм яшь белгеч Юрматы участогында мөдир итеп билгеләнә. Шул рәвешле, моңа кадәр ул, нигездә, урындагы хуҗалык маллары өчен җавап бирсә, хәзер исә Юрматы, Сәет, Ключевка һәм Ивановка авылларындагы барлык мал-туар һәм кош-корт, йорт хайваннары аның хезмәтләндерү даирәсенә керә. Вакытында аларны вакцинацияләү, маллардагы һәртөрле йогышлы авыруларны кисәтү һәм дәвалау эшен, чакыруларга чыгуны алар хезмәттәше Мәхмүт Колышев белән берлектә алып бара.

— Йорт төзү эшенә 2012 елда керештек. Башлангыч чорда төзелешне күпләп мал үстереп саткан һәм бала акчасы исәбенә алып бардык. Әмма барлык эшләрне дә ахырына җиткерү өчен болар гына җитәрлек түгел иде, билгеле. “Авылны социаль үстерү” программасы кысаларында быел район сабантуенда йорт төзү өчен 970 мең сумлык сертификат бирделәр. Моның өчен республика, район, урындагы җитәкчелеккә, үзем эшләгән ветеринария станциясе коллективына чиксез рәхмәт белдерәбез. Нәкъ аларның хәстәрлеге һәм мөһим дәүләт программасы кысаларындагы зур ярдәм, җәй эчендә безгә йортта төп эшләрне тәмамлау мөмкинлеге бирде, — ди зур канәгатьлек белән гаилә башлыгы.
Читайте нас: