Менә Яңавыл районыннан килгән хат. Анда 67 яшьлек Мәүли абзый кызларына һәм киявенә зарлана. Себердә эшләп пенсиягә чыккан ул. 2007 елда аңа 780 данә акциясе бар, дип җиткергәннәр. Аларны кызы белән кияве үзләштереп куйган, бабайга 2 мең сумы гына тәтегән. Бабай булса да, бик егәрле әле ул. Шулай булмаса кияве автосервис салганда аны да эшкә кушмас иде. “Башкаларга акча бирде, миңа юк”, дип гарьләнә Мәүли абзый. Автосервис урынын аның исеменә рәсмиләштерәләр. “Бу участокта йорт төзедем, гараж-вагон куйдым, каз-үрдәкләр, тавыклар карыйм. Беркөнне кияү территориягә кертми, бу синең җирең түгел, ди. Баксаң, миңа әйтмичә генә минем исемнән кызыма “дарственный” эшләп куйганнар икән. Миннән бервакыт буш кәгазьгә култамга куйдырганнар иде, гыйльләсе шушы булган икән. Шулай да мин бу документны юкка чыгаруга ирештем”, дип язган абзый.
Хатта кесәсеннән 50 мең сум акча югалу да, әйтеп тормыйча гына әтисенең фатирын сатулары да, кияве белән сугышулары да, чирләгәч, килеп хәлен белмәүләре дә, балаларының өен сатып җибәрүләре дә бәйнә-бәйнә ачыргаланып язылган. Җитмәсә, абзый машина белән кайтып барганда юл киселешендә авария эшләгән, каза күрүчеләргә 350 мең сум тиеш, ди. Ләкин ике кызы да аның белән аралашмый һәм ярдәм итәргә теләми икән...