+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2015, 21:04

Русия террорсыз булырга тиеш

Террорчылык идеологиясенә каршы тору буенча Русия Федерациясенең комплекслы планын гамәлгә ашыру кысаларында, Террорчылыкка каршы дәүләт комитеты заказы буенча “Террорсыз Русия” дигән гомум исем астында 5 серияле документаль фильмнар циклы әзерләнгән. Ул кеше язмышлары, дөньяда, илдә урын алган фактлар һәм вакыйгаларга нигезләнгән.

Аның беренчесе — “Террорсыз Русия. Үлем тарафыннан ялланган” фильмы экранга “Русия 2” федераль телеканалында 6 октябрьдә чыкты. Ул Сүриядәге хәлләргә һәм террорчылыкның социаль һәлакәт белән янавына, җәмгыятьнең милләтара һәм конфессияара дуслык нигезендә берләшүен пропагандалауга багышланган иде.
Циклның “Татарстан. Ныклылыкка сынау” дип аталганы шушы чәршәмбедә күрсәтелде. Тагын өч фильм — “Дагстан. Сугыш һәм солых”, “Ислам кыйммәтләре “, Чечня. Яңадан туу” — 20, 21 һәм 27 октябрьдә күрсәтеләчәк.
Читайте нас: