+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2015, 20:58

Түземлек кирәк

Никах, гаилә кору – кеше тормышында була торган иң матур вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта билгеле бер стресс тудыручы катлаулы сынау чоры да ул. Ничек шулай килеп чыга соң? Яратышып, үзләре сайлаган яр белән кавышкан кешеләр, бергә яши башлагач, еш кына бер-берсен аңламый, проблема артыннан проблема туып кына тора... Никахның беренче дүрт елы иң катлаулы вакыт санала, ә инде беренче ел алар арасында иң авырыдыр.

Беренче төр проблема – яраткан кешеңнең син уйлаган, син күзаллаган кеше булмавы ачыклана, аның холык-фигыле дә, үзен тотышы да бөтенләй башка икән. Бергә яши башлагач, кешенең күп яклары яңадан ачыла – ул үзен табигый тота башлый. Менә шулчак инде томан тарала һәм чынбарлык көтел­гәннән күпкә күңелсезрәк булып чыга. Идеал кешеләр юк, сезнең дә кимчелекләрегез (шул исәптән, партнерыгыз моңа кадәр белмәгәннәре дә) бардыр. Гафу итә белү, кимчелекләргә күз йомып, яраткан кешегезнең сезгә аеруча ошаган, сезне гашыйк иткән сыйфатларын өскә калкытып, һәрдаим истә тоту мөнәсә­бәтләрне җайга салырга ярдәм итәр. Бер тискәре фикергә карата ике-өч мактау сүзе табасыз икән, димәк, гаиләгез гомерле булачак! Сөйгәнегезнең уңай якларын гел искә алыгыз, үзен дә мактап җибәрегез, матур сыйфат­ларының сезгә ошаганын сиздереп торыгыз – ул да сезгә карата мөнәсәбәтен тагын да яхшыртыр.

Икенче төр проблема уртак хуҗалык алып бару белән бәйле. Тормыш көннән-көн җиңеләеп, көнкүрештә күп нәрсәне инде машиналар башкарса да, күпчелек парлар өчен бу җитди проблема булып кала. Билгеле, ике гаиләдә, ике төрле үрнәктә тәрбияләнгән һәм инде һәр яктан формалашкан кешеләр өчен уртак фикергә килеп, гаилә эшләрен дөрес бүлешеп яшәп китү, бәлки, җиңел дә түгелдер. Ләкин беренче көннән, ә бәлки никахка кадәр үк бу мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, эш бүленешен җайга салып җибәрсәң, күп нәрсәләр үзеннән-үзе чишелеш табар. Гаилә корганчы егет тә, кыз да эшләп алган акчасын үзе генә тоткандыр. Ә менә гаилә коргач, бөтенләй бүтән хәл – хуҗалыкны алып бару, балалар тәрбияләү өчен уртак финанс чыганаклары кирәк. Бу мәсьәләне ничек чишәргә? Һичшиксез, акчаны бергәләп, киңәшләшеп тоту мәслихәт. Бу, бер яктан, партнерларның бер-берсенә ышанычын арттыра, икенче яктан, әйтик, декрет ялында бала тәрбияләү белән мәшгуль әнине бөтенләй акчасыз калдырмау чарасы да.

Өченче төр проблемага аралашу тәҗрибәсе керә. Гади генә мәсьәләне чишү кайбер парлар өчен мөмкин булмаган хәлгә әйләнә, чөнки алар уртага салып сөйләшергә, кешене тыңлый белергә һәм аңларга өйрәнмәгән. Партнерына карата игътибарлы булырга, аны аңларга өйрән­мәгән кеше киләчәктә балалары белән дә дөрес мөнә­сәбәтләр урнаштыра алмаячак, ә бу инде иң яман нә­тиҗәләргә китерергә мөмкин.

Дүртенче төр проблема – яңа туганнарың, әти-әниләр белән дөрес мөнәсәбәтләр кору. Билгеле, монда берьяклы гына адымнар белән ерак китеп булмый. Өлкән буынның акыллы, төпле позициясе булмавы, адым саен яшьләрнең тормышына тыкшынып торуы, ә кайбер очракларда хәтта нәкъ алар әйткәнне генә үтәүне таләп итүе гаиләне какшатырга, хәтта жимерергә дә сәләтле. Бу очракта яшьләр дә, әти-әниләр дә бик сак эш итәргә тиеш. Беренчедән, ике якның да әти-әниләрен тигез дәрәҗәдә хөрмәт итү сорала, икенчедән, яшь гаиләнең эчке эшләренә кемнең дә булса йогынты ясавыннан саклану зарур. Һәм шуңа күрә киңәшне яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә бирәсе килә: үзегезнең беренче адымнарыгызны истә тотыгыз. Улыгыз яки кызыгызның гаиләсе – ул сезнең гаилә түгел, проблемаларны алар үзләре хәл итәргә тиеш!
Читайте нас: