Мондый чакларда авыл хакимияте башлыгы депутатларга, урындагы активистларга мөрәҗәгать итеп:
— Ни эшлибез? — дигән урынлы сорау куя. Күпне күргән абыйлар, җилкә тырнап, шактый уйланып торгач:
— Әлеге дә баягы, нужа бабай таягы, Ринат Хәйруллинга мөрәҗәгать итсәк кенә инде, — дип, бер-берсенә карашып алалар. — Моңа кадәр үтенечне кире какканы булмады лабаса.
— Шулаен шулай да ул. Гел генә сорау килешерме икән?! Авылның юбилей кичәсен үткәргәндә дә, аннан соң да күпме ярдәм күрсәтте бит!
— Аннары, үзенә хәбәр итсәк тә, Татарстанда яшәп, кайчан кайта әле, кырык эше кырык яктан тарткалап торган эш кешесе бит... — дип шикләнү белдерде арадан берсе.
Аның әлеге сүзләрен Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Харисова кире какты:
— Ринат Наил улы — туган авылы өчен җан атучы егет. Метеор белән бер. Аңа телефон аша авылдашларның үтенечен җиткерүем була, көне-сәгате белән ярдәмгә ашыгып кайтып та җитә. Соңгы сынык икмәге белән бүлешә торган кеше ул, белмәсәгез белегез! — диде Ләлә Мөдәррис кызы.
Аның фикере белән мин үзем дә килешәм. Тузлыкушның 270 еллык юбилеен үткәргән кичәдә авылдашлар бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырды. Мин дә “Китап” нәшриятында дөнья күргән китапларымны автографлап таратып йөрдем һәм берсен Ринат Наил улына да бүләк иттем. Бер тында укып чыккан, ошаткан, ахры. Күп тә үтми: “Яңалары юкмы?” — дип шалтырата.
— Юк, — мин әйтәм һәм китап бастыруга бәйле илдәге, аеруча кесәмдәге көрчек хәлләрен түкми-чәчми аңлатып азапланам.
— Борчылма, — ди, кызганып. — Чыгарырбыз.
Тиз арада хәленнән килгән кадәр спонсорлык ярдәме күрсәтте. Һәм китабым, бердән, үземне, икенчедән, якташларымны, иҗатымны хуп күрүчеләрне сөендереп, менә шулай уйламаган җирдән дөнья күрде. Әйе, тузлыкушлылар турында туган җылы хисле әсәрләремне күбрәк урнаштырырга тырыштым ул җыентыгымда. Аннан да бигрәк, юмарт авылдашымның киң күңеллелеге, миңа да кылган изгелеге, әдәбиятка, мәдәнияткә ихлас гашыйк булуы, авылдагы һәр уңай башлангычны күтәреп алуы әсир итте. Баксаң, моңа һич тә аптырарлык түгел икән.
Ринат 1958 елның 10 гыйнварында Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында кышның зәһәр чатлама салкынында, шул суыкта да туңа белмәгән, тау өстеннән атылып шарлап агып төшкән Шарлама суы буенда яшәгән эшсөяр Сәкинә һәм Наил Хәйруллиннар гаиләсендә, кызлары Светланадан соң икенче бала булып дөньяга килә. Тәпи басып китеп, тирә-ягына күз салгач та, матурлыкка, җырга-моңга әвәс күңеле, әлбәттә, туган якның гүзәл табигатенә, иртә таңнан алып кара кичкә кадәр кырмыскадай баш күтәрми хуҗалык эшләре белән мәш килүче авылдашларының тырышлыгына кайнар сөю хисләренә төренә. Артта — куе шәфәкъ төсендәге Кызыл тавы, алда — яшел хәтфә ябынган Каршы тау, кылганлы чәчләрен җилдә тараучы Атнаштар итәге, Дилегән буйлары, түбәндә иген башакларын тирбәтеп яткан мул уңышлы тугайлыклар, авыл яныннан бөдрә таллар, ак тирәкләр арасына качып талгын гына агучы сандугачлы Өсән елгасы, тау тишеп челтер-челтер җырлаучы шифалы сулы дистәләрчә чишмәләр әсир итмәслекмени?!
Кечкенә чагыннан ук ул, барлык тиңдәшләре шикелле, авылдагы төрле һөнәрләрне үзләштерә: чыбыркы шартлатып көтү дә көтә, җир дә эшкәртә, иген дә игә, яшелчә-җимеш тә үстерә. Тугайлыкка төшеп, курай кисеп, аңа тишекләр уеп, көй дә чыгарып карый. Атлет егет аеруча спортны ярата: җәен футбол, волейбол уйнаса, кышын чаңгыда һәм тимераякта җилдерә.
Урындагы урта мәктәпне тик “яхшы” билгеләренә генә тәмамлагач, Совет Армиясенә алынып, десант-штурм бригадасында хезмәт итә. Аннан кайткач, 1978-83 елларда Уфа авиация институтында технология буенча һөнәр үзләштерә. Көч-дәрте ташып торган дипломлы егет Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә мастердан башлап цех начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
1986-88 елларда аңа янә армия сафларына басарга туры килә. Бу юлы да хәрби самолетның борт-инженеры вазыйфасында капитан Хәйруллин Украинаның Чернигов якларында ватан алдындагы бурычын намуслы үти.
Арытабангы язмыш аны Татарстанның нефть фәнни-тикшеренү проект институты белән бәйли. Монда да сынатмый ул: фәнни хезмәткәрдән башлап, бүлек мөдире, фәнни-җитештерү базасы җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бүгенге көндә Мәскәүдә урнашкан “ООО Плазматрон “НАКС” җәмгыятенең Бөгелмәдәге филиалында техник директор булып эшли һәм шунда яши.
Үзем мәктәптә дистә еллар буе немец теле укытканга, аның немец телендә чын немецтай сөйләшүенә шаккатып: “Кайдан бу кадәр шәп беләсең? — дип соравымны сизми дә калдым. — Безгә немец телен өйрәткән әниең Сәкинә апаны да уздырасың түгелме?!” — дип тә өстәдем.
— Миңа эш буенча төрле илләрдә булырга туры килә, — дип җаваплады ул. — Немецлар белән дә еш аралашам. Әле менә Казахстанның Аксай шәһәрендә нефть һәм газ өчен завод төзибез.
— Эшең тыгыз булгач ни, элеккечә, спорт белән шөгыльләнергә вакытың да калмыйдыр инде? — димен.
— Теләк булса, вакыт табыла ул, — дип көр елмайды Ринат Наил улы. — Биатлон белән зур теннисны хуп күрәм. Тау чаңгысы спорты белән дә шөгыльләнәм. Бигрәк тә Белорет районындагы Абзаково тау чаңгысы үзәгендә, андагы искиткеч сихри табигать кочагында шуарга яратам. Хәзер машина заманы бит. Ерак ара дип һич аптырарлык түгел. Шофер таныклыгың булып, йөртә генә бел.
Музыкага да мөкиббән ул. Саксофонда уйный.
Аның балалары да югары белемле, Мәскәүдә яшиләр. Кызы Юлия нанотехнология буенча белгеч, улы Тимур — геофизик. Ринат Наил улының ватанпәрвәрлек хисләре, халкы, якташлары өчен тырышлык сыйфатлары аның нәсел тамырларыннан килә дияр идем. Әнисе ягыннан картәтисе Мөнәвәр абый Мофаззалов Совет власте өчен Гражданнар сугышында кан түгә, тәүге авыл Советы һәм колхоз рәисләренең берсе булып, авыл хуҗалыгын оештырып күтәрүдә зур көч һәм тырышлык сала. Әтисе ягыннан да туганнары фашист илбасарларына каршы дәһшәтле сугышта ватаныбыз иминлеге өчен каннарын да, җаннарын да кызганмый.
Буыннар буынга бәйләнә. Әнисе Сәкинә Мөнәвәр кызы гомере буе Тузлыкуш урта мәктәбендә немец теле укытты, профсоюз комитетын җитәкләде. Сабыр холыклы, сөйкемле, эшсөяр, уңган педагогны балалар да, әти-әниләр дә үз күреп яратты, чөнки ул һәрвакыт аларга белем нурлары белән бергә күңел нурларын да бөркеп, төрле мәсьәләләрне хәл итешеп, ярдәм кулын сузып яшәде. Тормышның буранлы көннәрендә дә йөзеннән җылы елмаю китмәгәнгә “Кояш апа” дип йөртте урындагы халык абруйлы укытучысын зурлап. Кояш апаның арабыздан иртә китүе генә үкенечле. Бәхеткә, Кояш апа калдырган изгелек нуры — Ринат Наил улы яши арабызда. Тузлыкушлыларның ышанычы, бәхет кошы ул!
Камил Фазлый, язучы.