Шундый нәрсәләрнең берсе — селфи эшләү, ягъни адым саен, минут саен үз-үзеңне фотога төшереп, Интернет челтәренә урнаштыру. Мин моны акылы камил кешенең гамәле дип берничек тә әйтә алмыйм.
Бернәрсә дә тамырсыз һәм тарихсыз булмый. Селфига карата да әйтеп була моны. Кирәк-кирәкмәгәндә көзгегә күз ташлаучыларны без бәләкәй чакларда, алтмыш еллар элек, сай акыллыга, хәтта тилегә исәплиләр иде. Соңрак, фотоаппаратлар ишәйгәч, атлаган саен рәсемгә төшүчеләрне үз-үзләрен чиктән тыш яратучылар исәбенә кертә башладылар. Исегезгә төшерегез әле — элек мөселман апалары, әбиләре көзгегә сирәк караган, фотообъективка эләкмәскә тырышкан. Очраклы түгел бу. Көзгенең начар энергияне туплавы һәм кешегә юнәлтүе, фотолар ярдәмендә сихер, бозым эшләнүе хәзер һәммәбезгә билгеле бит.
Карточкага чамасыз еш төшүчеләрнең мавыгулары тирәнгәрәк китте. Кайберәүләр фатирларының, офисларының стеналарын, эш өстәлләрен үз фотолары белән тутырырга кереште. Алай гына да түгел әле! Дәрәҗәле генә учреждениедә эшләп утыручы яшь кенә бер ханымның өстәл өстендәге затлы рамга куелган бер фото күзгә чалынгалады. Анда әлеге чибәр хезмәткәр бер ир-ат белән (законлы хәләл җефетедер дип уйлыйм) йокы бүлмәсендә шәп-шәрә килеш утыра. Әйтер хәл юк — фото билгә кадәр төшерелгән.
— Йокы бүлмәгездә өченче кеше дә буламыни? — дип шаяртам.
— Автоматик рәвештәге фотоаппарат бит ул, — ди исе китмичә генә һәм өстәп куя: — Без әле шулай видеога да төшәбез.
Моны үзебезнең мөселман хатын-кызы әйтә!