+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2015, 22:59

Анжелика-Энҗенең күңел энҗеләре...

Бу дөньяда һәркайсыбыз алдында кайчан да булса һәм нинди дә булса сынаулар килеп туа. Кемнеңдер алар кечкенә була, кемнедер зур авырлыклар көтә, кемдер аларны җиңеп чыга, ә кемдер сыгылып та төшә... Кызганычка каршы, дөньяга туган беренче көненнән үк кайберәүләр коточкыч каршылыклар һәм сынаулар алдына килеп баса. Менә шуларны лаеклы җиңеп, матур итеп яши белүчеләр чын-чынлап соклануга лаек. Бүгенге өр-яңа рубрикабыз нәкъ шундый кешеләргә, дөресрәге, балаларга багышлана. Таныш булыгыз, рубрикабызның беренче кунагы – сынауларны сындырып яши белүче Уфа кызы Анжелика Бричкина.

...Эльмира белән Евгений бер сыйныфта укыйлар, дуслашып йөриләр, бер-берсенә гашыйк булалар һәм, яшьлеккә аяк баскач, гаилә коралар. Беренче сөю җимешләре, кечкенә кызчыклары, эссе җәй уртасында, 13 июльдә дөньяга аваз сала. Яшь әни коточкыч диагноз ишетә: “Кызыгызда авыр формадагы балалар церебраль параличы...”
— Иң авыры беренче ел булды, – ди Эльмира ханым. — Ярый ла безгә әйбәт табиблар туры килде, алар яхшы киңәшләр бирде, төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтте. Башта бала бөтенләй камыр кебек иде. Шулай да өч яшендә тырышлыкларымның нәтиҗәләрен күрә башладым. Биш яшенә кадәр без хастаханәдән чыкмадык та диярлек...
Яратып өйләнешкән ире Женя белән дә өч кенә ел яши Эльмира. Юк, моңа авыру булып туган бала сәбәпче булмый, киресенчә, Анжеликаны бик ярата әтисе, гаиләне таркаткан башка сәбәпләр килеп чыга...
Дүрт яшендә генә бик авырлык белән сөйләшергә тырыша башлый Анжелика, шуңа карамастан, бер яшендә үк каләм тотып, нидер төшерергә маташа. Хәзер инде кызга унҗиде яшь. Сөйләшүен якыннары гына аңлый. Быелга кадәр коляскада гына утырган ул. Быел үзаллы беренче адымнарын ясаган. Бу хәлгә үзе дә шулкадәр шатланган, хәтта видеога төшертеп алган. Гомумән, Анжелика слайд-шоулар эшләү белән мавыга, хикәяләр, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый, инде өч ел Константин Хабенскийның Уфадагы иҗади студиясендә шөгыльләнә. Анда Анжелика кебек балалар өчен махсус төркем оештырылган.
Укытучылары, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Ленария Хаҗиева – искиткеч кеше, балаларны үстерә, рух ныклыгы бирә, – дип, сүзгә кушыла нәнәсе Наилә Рәшит кызы.
Анжеликаның әтисе дүрт ел элек вафат булган. Өзелеп яраткан әтисенең үлемен кыз авыр кичергән. Үзәк өзгеч шигырьләр, хикәяләр язган. Анжеликага тугыз яшь тулганда әнисе янә гаилә корган, бүген кызның ут кебек чая, шаян, матур, сигез яшьлек сеңлесе Снежана бар. Бәләкәй кыз апасын бик ярата, аңа гел ярдәм итәргә тырыша. Алар белән бергә яшәүче нәнәсе һәм картәтисе дә Анжеликага зур таяныч.
Авыру кыз дистанцион белем алган, быел Уфа статистика һәм исәп-хисап техникасы колледжына читтән торып укырга кергән. Күңел төшенкелегенә бирелеп, язмышына зарланып утырмый ул, башкаларга да шуны киңәш итә.
— Церебраль паралич – хөкем карары түгел. Үз-үзеңә йомылырга кирәкми. Бу хәлне ничек бар, шулай кабул итәргә һәм яшәргә тырышырга кирәк, — ди ул.
Кыздан хыялы турында сорашам. Ул миңа бер кулы белән генә компьютерда язып җавап бирә: “Алар миндә бик күп. Шулай да әлегә иң зуры – үз фатирымда үзаллы, үзем генә яшисем, үземнең эшкә урнашасым, акча эшлисем килә. Тормышта файдалы кеше булырга телим. Әнине, нәнәй-картәтиләрне мәшәкатьләүдән туктарга иде...”
Ә якыннары аның өчен өзелеп тора. Әнисе, үги әтисе, сеңлесе, нәнәсе һәм картәтисе белән бергә яшиләр. Мәрхүм әтисенең әти-әнисе дә һәрчак ярдәм итеп тора икән.
— Хәзер төрле фондлар күп, шундый бала тәрбияләүче әниләр белән аралашу мөмкинлеге бар, — ди Эльмира Наил кызы. — Без актив яшәргә тырышабыз, Анжеликаның үзе кебек дус кызлары күп. Хабенский студиясенең уңай йогынтысы әйтеп бетергесез. Хәйрия фондлары ярдәм итә. Безне хәтта Инҗәр елгасы буйлап сәяхәткә дә чакырдылар. Искиткеч тәэссоратлар туплап кайттык. Анжеликаның яраткан җырчылары Григорий Лепс, Денис Майданов концертларына бару бәхетенә ирештек.
Анжелика миңа шунда ук концерттан соң яраткан артистлары белән төшкән фотоларын горурланып күрсәтә һәм үзенең “Салават Юлаев” хоккей командасы бейсболкасын, шарф, шайбасын күрсәтүне сорап ымлый. Баксаң, кыз хоккей көярмәне дә икән! Аларга бер ел дәвамында хоккей матчларына бушлай керергә абонемент та бүләк иткәннәр.
Анжелика тугач, аның мәчеттә куштырган исеме — Энҗе. “В контакте” челтәренә дә ул шул исемен язган. Минемчә, кызның исеме җисеменә бик туры килеп тора. Күңелендәге искиткеч матур, саф энҗеләренә кер кунмасын иде аның...
Читайте нас: