Халыкара форумда Русия төбәкләреннән, Англия, Албания, Аргентина, Испания, Италия, Марокко, Сингапур, Швейцария һәм БДБ илләреннән кунаклар, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре, дәүләт власте органнары вәкилләре, чит илләр һәм Русия Ислам вузлары һәм мәдрәсәләре җитәкчеләре катнашты. Чарада XXI гасыр Ислам мәгарифе, дини толерантлык, заман мәгарифе процессында мәктәп, гаилә һәм диннең үзара бәйләнеше, диннең яшьләргә тәрбия бирүдәге роле мәсьәләләре каралды.
Фәнни-гамәли конференцияне М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин ачты һәм алып барды.
— Башкортстан дәүләт педагогия университеты Русия Ислам университетының вуз партнеры булып тора. Менә сигез ел инде безнең уку йорты Ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү буенча федераль программаны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Еллык дәүләт заданиеләре кысаларында ике вуз берлектә хокукый-норматив, укыту-методик, фәнни-гамәли өлкәдә зур эш башкарды, — диде Раил Мирвай улы.