Без мондый зур бәһаны акларга тырышабыз. Соңгы елларда район икътисадының тотрыклылыгы һәм хуҗалык итүдәге төп күрсәткечләрнең уңай динамикасы күзәтелә. Әйтик, агымдагы елның өч кварталында гына үзебездә җитештерелгән продукцияне сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән 347 миллион сум акча керде. Узган елның шушы чорына карата бу — 102,3 процент.
Төп капиталга инвестицияләр күләменең, узган чор белән чагыштырганда, 130 процентка җитүе көтелә. Бу 300 миллион сумнан артык, дигән сүз. Яңа эш урыннары ачылу да уңай күренеш. Эшсезлек күрсәткече бездә бүгенге көнгә 0,7 процент тирәсе генә тәшкил итә, уртача республика күрсәткеченнән икеләтә ким. Салым һәм башка керемнәрдән тугыз айда 101,9 миллион сум акча тупланды — былтыргы чорга карата 108 процент.
Республика җитәкчелегенең “Кешеләр өчен эшләргә!” чакыруын төп девиз итеп алып, бу юнәлештә зур эшләр башкарырга омтылабыз. Әйтик, соңгы чорда “Умка” дип аталган зур балалар бакчасын сафка кертү район үзәгендәге мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар мәсьәләсен тулысынча хәл итте. Шулай ук, авылларда да бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарыла. Әйтик, Ает авылы балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Авария хәлендә булган Кош-Елга мәктәбе реконструкцияләнде, хәзер ул заман таләпләренә тулысынча җавап бирә. Биредә зур спорт залы, санитария үзәге, иркен туклану блогы бар. Район үзәгендә төзелеп килүче физкультура-савыктыру комплексы да бишбүләклеләрнең горурлыгы булыр, дип ышанабыз. Иң мөһиме, бу объект яшь буынны спортка җәлеп итүгә, халыкның сәламәтлеген ныгытуга булышлык итәчәк.