+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2015, 21:23

Аккошларны кем яклар?

Һава торышының кискен үзгәрүе хайваннар, кошлар дөньясында да чагылыш тапмый калмый. Октябрьдә кар яву, туңдырып җибәрү кошларны да җылы якка тизрәк очарга мәҗбүр итте. Балтач районының Югары Карыш авылы тирәсендәге сулыкларга һәр яз саен аккошлар төшеп, өч көн ял итәләр иде. Гүзәл кошлар хөрмәтенә авыл халкы зур күлне дә Аккош күле дип атады. Быел исә аккошлар салкын көздә дә Аккош күленә һәм күрше Чуртанлыкүл авылы уртасындагы күлгә төшкәннәр. Кыргый кошлар буларак, кешегә якын килмиләр, күл уртасында гына йөзәләр икән. Аларны кызганып, заповедникка алып китеп булмыймы, дип, авыл халкы редакциягә шалтыратып мөрәҗәгать итте.

Без, үз чиратыбызда, бу хәлне Табигатьне саклау һәм экология министрлыгына хәбәр иттек. Баксаң, безнең мөрәҗәгать беренче генә түгел икән. Андагы белгечләр әйтүенчә, аккошларның җылы якларга очып китүе декабрьгә кадәр дәвам итә икән. Әгәр күмәкләп очып киткәндә берәрсе һавага күтәрелә алмый калса, без килеп алачакбыз, диделәр.

Табигать гүзәлләре булган кошкайларны хәстәрлик, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итик, дусларыбыз!
Читайте нас: