+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2015, 21:04

Белмәсәгез, белгәннәрдән сорагыз…

Октябрьскийның “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә укулар башланды.Коръән Кәримдә: “Белемгә омтылыгыз. Белмәсәгез, белгәннәрдән сорагыз”, диелгән. Гадәттәгечә, шәхси хуҗалыкларда, бакчаларда эшләр тәмамлангач, октябрь аенда мәдрәсәдә кичке курсларда укулар башлана. Дәресләргә йөрүчеләр намаз һәм Коръәни Кәримне тәҗвид белән дөрес итеп укырга, Исламның шартларын өйрәнә.

“Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә ел саен 400дән артык кеше укый. Ислам белән кызыксынучылар саны арта. Шуңа да дәресләр көндезге бүлектә генә түгел, читтән торып, кичке формада да үткәрелә. Мәдрәсәне тәмам­лаганнан соң урта дини белем турында диплом бирелә. Мәдрәсә мәгариф эшчәнлеген вакыты чикләнмәгән лицензия нигезендә башкара.
Күптән түгел кичке бүлек укучы­ларының гомум җыелышы булды. Җиде яшьтән җитмеш яшькәчә һәркем гыйлем алу өчен мәдрәсәгә җыелды. Иң әүвәл җыелыш Коръән уку белән башланды.
Октябрьский шәһәре, Миякә, Бишбүләк, Ярмәкәй районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин гыйлемнең файдасы, фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде. Ул вәгазьдәге кайбер хәдисләр аеруча йөрәкләргә үтеп керде: “Кем дә кем йортыннан гыйлем артыннан чыга, аңа Аллаһы Тәгалә оҗмахка юлны җиңеләйтә”, “Фәрештәләр дә гыйлемгә омтылучылар өстенә канатын җәя, аларның гамәлләренә куана”, “Адәм баласын хак юлга бастырган, ярамаган гамәлләрдән тыйган белемнән яхшысы юк”.
— Яңа уку елында “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә 73 шәкерт кабул иттек: шуларның 18е — көндезге, 35е — кичке, 20се читтән торып уку бүлегенә килде. Куанычлы хәл: узган елда мәдрәсәне тәмамлаган 14 шәкертнең бишесе Уфадагы Русия Ислам университетына укырга керде, — диде Мәүлемҗан хәзрәт.
Җәйге каникул вакытында мәдрәсә хезмәткәрләре тарафыннан уку бинасына ремонт эшләре башкарылды. Мәүлемҗан хәзрәт шәһәр мөсел­маннарына, шулай ук мәдрәсәбез дәвамы өчен даими зәкят, гошер сәдакалары тапшырган республиканың төрле районарында яшәүче дин кардәшләребезгә зур рәхмәт белдерде. Алар ярдәмендә мәдрәсәдә халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү эше дәвам итә.
Читайте нас: