+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2015, 21:16

Җилдән туена, кояштан сыйлана!

Уфада үтүче XV Русия энергетика форумында тагын нинди техника могҗизаларын күрергә мөмкин?Арзан энергетика эшләп чыгару, энергияне сакчыл тотыну мәсьәләләренә дөнья күләмендә игътибар артканнан-арта бара. Чөнки шул рәвешле байтак акчаны янда калдырырга, экологиягә зыян салуны күптапкыр киметергә мөмкин. Бу юнәлештәге казанышлардан предприятиеләр дә, халык та, табигать тә ота. Шуңа күрә Уфада оештырылган форум җәмгыятьтә зур кызыксыну уятып, республика тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсенә әверелде.

— Энергетика — бик мөһим тема, —диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов форумны ачу тантанасында. – Бу хакта бик күп сөйләргә мөмкин. Әлбәттә, сүз энергияне нәтиҗәле тотыну, аның яңа чыганаклары турында бара. Аларга илнең һәм икътисадның ихтыяҗы зур. Бүген старт алган күргәзмә энергия мәсьәләсен яңача хәл итү юлларын билгеләүдә мөһим чара булып тора.

Чарада “ШОС һәм БРИКС энергетикасы” һәм “Энергияне сакчыл тотыну. Яктылык техникасы. Кабель” халыкара күргәзмәләре дә оештырылды. Русиянең 17 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән компанияләр 120 экспонат тәкъдим итте. Биредәге һәр җиһаз, һәр технология игътибарга лаек. Күргәзмәдә Башкортстан компанияләре дә лаеклы урын били. Кайберләре белән якыннан таныштык. Әйтик, “БАШЭЛ” җәмгыяте су, эретелгән шикәр һәм башка сыекчаларны куучы насос җыйган. Ул, электр энергиясен күпчелек предприятиеләрдә кулланылучы шундый ук насос белән чагыштырганда, 30 процентка азрак сарыф итә.

Күргәзмәдә җәмәгатьчелек игътибарына беренче тапкыр тәкъдим ителүче югары технологияләр дә күп. Шуларның берсе — Уфада “ГСИ СНЭМА” җәмгыятендә уйлап табылган “МОБУС” күчмә элемтә комплексы.

— Җиһаз кояш һәм җил энергиясен файдаланып, бер сәгать эчендә эшли башлый, — диде “МОБУС” турында җәмгыятьнең автоматлаштыру чараларын төзекләндерү мәйданчыгы җитәкчесе Александр Кекин. – Аның ярдәмендә Интернетка тоташырга, кесә телефоныннан сөйләшергә, ерак араларга мәгълүмат тапшырырга мөмкин. Корылма хәрбиләр һәм коткаручылар тарафыннан кеше үтә алмаслык урыннарда файдаланыла ала. Шулай ук радиомаяк буларак та хезмәт итәргә мөмкин.

Күргәзмәдән тыш, форумда 17 эшлекле чара каралган. Эшлекле программа сигез секциядән тора. Катнашучылар көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикер алыша. Уфадагы форумның шушы үзенчәлеге аның дәрәҗәсен тагын да арттыра, әһәмиятен күтәрә.
Читайте нас: