Мәгълүм булуынча, әлеге законга ярашлы, барлык белем бирү һәм социаль учреждениеләрдә, дәваханәләрдә, мәдәният, спорт объектларында, стадионнарда, пляжларда, паркларда, балалар мәйданчыкларында, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында, автозаправкалау станцияләрендә, вокзалларда, аэропортларда, метрога, самолетка кергән җирдә, дәүләт власте органнары урнашкан биналарда, эш урыннарында, күпфатирлы йортларның лифтларында һәм подъездларында тәмәке тарту катгый тыела. Тәмәке тартырга бары тик ачык һавада моның өчен махсус бүленгән урыннарда, бина эчендә исә вентиляция системасы белән җиһазландырылган аерым бүлмәләрдә генә рөхсәт ителә.
Янә килеп, яңа таләпләргә ярашлы, ачык һавадагы тәмәке тарту урыннарында “Тәмәке тарту урыны” билгесе, төпчекләр өчен савыт куелырга һәм караңгы вакытта ул яктыртылырга тиеш. Ябык биналардагы тәмәке тарту урыннарында болардан тыш янгын сүндерү корылмасы һәм төтен чыкмаслык ишек урнаштыру таләбе дә куела. Яңа таләпләр, шулай ук, көнкүреш хезмәте күрсәтү, сәүдә, җәмәгать туклануы биналарында, базарларда, стационар булмаган сәүдә объектларында да тәмәке тартуны чикли.
Законны бозган өчен җитди штрафлар да каралган. Мәсәлән, җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен физик берәмлеккә 1000-1500 сум, самолетта көйрәтсә — 20-50 мең сум штраф салына ала. Балаларга тәмәке саткан өчен вазыйфалы кешеләргә 8-10 мең сум, юридик берәмлекләргә — 80-90 мең сум күләмендә штрафлар каралган. Тәмәке тарту өчен урыннар бүлү һәм аларны җиһазлау турында таләпләрне санламау исә вазыйфалы кешеләр кесәсенә — 20-30 мең сумга, юридик берәмлекләргә 50-80 мең сумга сугачак.
Әйтергә кирәк, илдә тәмәке тартуга бәйле таләпләрнең бермәбер катыландырылуы очраклы түгел. Чөнки бик күп бәлаләргә нәкъ әлеге начар гадәт сәбәпче булып тора. Мәсәлән, медицина хезмәткәрләре тәмәке тартуга каршы законның һәм яңа таләпләрнең үз көченә керүе илдә көйрәтүчеләр санын 40-50 процентка кыскарту, шул рәвешле әлеге начар гадәт сәбәпче булган үлемнәр санын елына 150 меңгә киметү мөмкинлеге бирер, дип өметләнә. Статистика күрсәтүенчә, тәмәке тарту сәбәпле, ел саен 400 мең чамасы кеше гомере белән хушлаша икән. Шуңа да тартучылар санын киметү, аеруча яшьләрне бу начар гадәттән курчалау көн таләбе булып тора.