— Тәмле икмәкнең сере – эшчеләребезнең аңа мөнәсәбәте, эш шартлары, колмак, тәҗрибәле оста куллар һәм биредәге һава үзе, — дип шаярта икмәк комбинаты директоры Альфира Богданова.
Составы гап-гади: он, су, колмак чүпрәсе, тоз. Альфира Идрис кызы әйтүенчә, рецепт бер үк булырга мөмкин, тик күп нәрсә әзерләү технологиясенә бәйле.
Чыннан да, алар җитештергән продукцияне күпләр кибет киштәсеннән эзләп ала. Комбинат узган елда “Кырмыскалы икмәге” товар билгесе алган. Район кулланучылар җәмгыяте карамагындагы предприятие куәтләрне, продукция төрләрен арттыру, яңа технологияләр кертү буенча актив эшли. 90нчы елларда нигез салынган икмәк комбинатының яңа бинасын төзү 2011 елда дәвам итә. Бер елдан сафка кертелгән объект 24 миллион сумга төшә.
Бик күп тәкъдимнәрне өйрәнгән-нән, күргәзмәләрдә булганнан соң, икмәк пешерү өчен традицион кирпеч мичләр салдырырга карар итәләр һәм отылмыйлар. Мондый мичтә пешкән икмәк хуш исле һәм тәмле була. Тагын бер елдан печенье һәм прәннек җитештерү цехы эшли башлый. Кырмыскалы икмәк комбинатында тәүлегенә 14 тонна икмәк һәм 800 килограмм кондитер эшләнмәләре җитештерелә. Продукция төре исә 15тән 95кә җиткән. Тагын крендель җитештерү җиһазы сатып алырга ниятлиләр. Яңа цехлар сафка кертелгәч, 30 өстәмә эш урыны ачылган. Бүген коллективта 131 кеше хезмәт сала.
Комбинат продукциясен республиканың 20дән артык районына озата. Уфада – 380, Стәрлетамакта — 80, Кырмыс-калының үзендә 200 сәүдә ноктасы бар. Аларга продукцияне 13 машина илтә.
— Күрше төбәкләрдән килгән коллегаларга цехларны күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашканнан соң да аларның продукциясенең тәме башкача килеп чыга, — ди җитәкче.
Димәк, Кырмыскалы икмәгенең тәме – онытылмас, аны пешерү нечкәлекләре барыбызга да сер булып калсын.