+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2015, 12:14

Фидакарьне ил данлый

Республика йортында бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.Төрле өлкәләрдә зур уңышка ирешкән хезмәткәрләрне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов тәбрикләде һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Бүген биредә үз эшенең осталары, төпле белгечләр, җаваплылыкны үз өстенә ала торган шәхесләр җыелган. Бер сүз белән әйткәндә, алар, ягъни сез – республиканың алтын фонды! – диде ул. – Һәркем үз өлкәсендә фидакарь хезмәт сала һәм уңышка ирешү юлларын эше белән күрсәтә. Күптән түгел башкалада узган ШОС һәм БРИКС саммитларына килгән ил җитәкчелеге, чит дәүләтләрдән мәртәбәле кунаклар республика, башкалабыз Уфа үсешенә югары бәя бирде. Әлеге чарага өр-яңа 7 кунакханә төзелде, “Башкортостан” дәүләт концерт залы һәм Конгресс-холл төзекләндерелде, “Уфа” аэропортында халыкара терминал ачылды. Моңа кадәр дә матур шәһәр буларак билгеле Уфа тагын да ямьләнде. Бүген бүләкләнүчеләр арасында шушы эшләргә зур өлеш керткән хезмәткәрләр дә булуы аеруча куанычлы.

Дәүләт бүләкләре архитектура, шәһәр төзелеше, коммуналь хуҗалык, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә хезмәт салучыларга да тапшырылды.
Читайте нас: