Конференция башланыр алдыннан анда катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның сәламләве укып ишеттерелде.
— Мондый дәрәҗәле чараның Уфада үтүе очраклы түгел, — диде якташыбыз, Дәүләт думасының Халыкара эшләр буенча комитеты депутаты Әнвәр Мәхмүтов. — Уфа Русия, халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрү урынына әверелде. Гомумән, һәр чара хәвефсезлек белән тыгыз бәйле. Чөнки хәвефсезлек дәрәҗәсе түбән булган төбәктә бизнес та үсешмәячәк, эшлекле активлык та сүлпән булачак. Шуңа күрә хәвефсезлек — бизнес, һәртөрле юнәлешләрдәге хезмәттәшлек үсешсен өчен бик мөһим шарт. Конференциядә бизнес өлкәсендәге хәвефсезлеккә аерым урын бирелә. Чарага үз эшенең осталары җыелды. Катнашучылар, тәҗрибә уртаклашып, кайбер мәсьәләләрне хәл итү буенча фикер алышачак. Законнар чыгару, бизнес белән дәүләт арасындагы хезмәттәшлек буенча белгечләр дә чакырылды. Шуңа күрә конференция нәтиҗәле булачак.
Чыгыш ясаучылар моңа кадәр дә дәүләт карамагында булмаган хәвефсезлек оешмаларының хокук саклауда әһәмияте зур булуын сызык өстенә алды. Сочи Олимпиадасы, Казан универсиадасы да алар ярдәменнән башка узмаган. Бүген дә күп кенә спорт, төзелеш, социаль объектлар шәхси сак предприятиеләре “калканы” астында. Террорчылык колач җәяргә омтылган чорда җинаятьчелеккә каршы көрәшкә хәвефсезлек оешмаларын да җәлеп итү мөһим. Беренче чиратта, патруль-пост хезмәтенә шәһәр урамнарында тәртип урнаштыруда ярдәм кулы сузу турында сүз бара. Сыйфат мәсьәләсенә дә игътибар артачак. Атап әйткәндә, мондый оешмаларга хезмәткәрләрне сайлап кына алачаклар.
Кунаклар фойеда оештырылган күргәзмәләр белән дә таныша алды.
Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, бүген Русиядә 23,5 мең сак оешмасы исәпләнә. Аларда 720 мең шәхси сакчы хезмәт сала. Сакланучы объектлар саны — 750 мең. Күренүенчә, дәүләт карамагында булмаган хәвефсезлек оешмалары имин тормыш сагында уяу тора. Дөньядагы хәл-шартлар алар алдында яңа бурычлар куя. Сак оешмаларының халык иминлеген тәэмин итүгә дә зур өлеш кертәчәгенә өмет зур.