+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2015, 22:03

Италия белән бәйләнешләр ныгый

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Миланда үткән “Экспо-2015” Бөтендөнья күргәзмәсендә булды, шулай ук, Башкортстанга үзләренең хезмәтләрен, технологияләрен һәм продукциясен тәкъдим иткән Италия биснесы вәкилләре белән ике дистәдән артык очрашу үткәрде.

“Экспо-2015” — зур халыкара экспозиция, ул 1 майдан 31 октябрьгә кадәр “Планетаны туйдырырга. Яшәү өчен энергия” дивизы белән “Fiera Milano” күргәзмәләр үзәгендә үтте. Анда 145 ил катнашты, аларның һәркайсы 1,7 миллион квадрат метр мәйданда павильоннар урнаштырды, туклану өлкәсендәге, агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы технологияләре казанышларын, шулай ук җитештерелүче продукция үрнәкләрен тәкъдим итте.

Күргәзмәдә ил төбәкләренең җыелма “портреты”н тәкъдим итүче Русия павильоны иң популярларның берсе булды. 29 октябрьдә Рөстәм Хәмитов күргәзмә белән танышуны нәкъ шуннан башлады. Русия павильонының сөйләшүләр үзәгендә ул Италия эшкуарлары белән очрашулар үткәрде, аннары Италия, Германия, Казахстан һәм Австрия павильоннарын карады.

Икенче көнне республика Башлыгы тагын 15 очрашу үткәрде, анда ул Италия бизнесы вәкилләре белән Башкортстанда гамәлгә ашырылучы яисә тәкъдим ителгән эре проектларны тикшерде. Аерым алганда, Италиянең билгеле Giugiaro Architettura дизайн компаниясе, Qualitaly мәдәният, туризм һәм гастрономия ассоциациясе, медицина җиһазлары җитештерүче Bertocchi Elettromedicali һәм башка компанияләр җитәкчеләре белән сөйләшүләр оештырылды.

— Күргәзмә, әлбәттә, искиткеч зур тәэссоратлар калдырды, бигрәк тә аның темасы — азык-төлек — кешелек өчен иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Монда шулай ук параллель рәвештә тирә-як мохитне саклау, дөньядагы климат үзгәрешләре турындагы мәсьәләләр каралды. Болар барысы да безнең өчен мөһим. Моннан тыш, бик күп тәэсирле инсталляцияләр күрдек, аларны миллионлаган кеше теләп карый, яңалыкка омтыла. Һичшиксез, моны без Уфага да күчерергә уйлыйбыз, чөнки үзебезнең күргәзмә комплексларын һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруны планлаштырабыз, — диде Башкортстан Башлыгы.

Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, Миланда үткән Италия эшкуарлары белән сөйләшүләр импортны алмаштыру күзлегеннән бик мөһим, чөнки “Экспо-2015”тә теге яки бу илдә җитештерелүче продукция генә түгел, ә технологияләр дә тәкъдим ителә. Бу бигрәк тә Русиядәге иң зур авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең берсе булган республика өчен актуаль. Сәфәрдә катнашкан Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко билгеләвенчә, республиканы, мәсәлән, Көнбатыш продукциясен үзебезнеке белән алмаштыру өчен сыр җитештерү җиһазы кызыксындыра.

— Чит ил инвесторларына “яшел юл” гарантиялибез һәм аларның республика территориясендәге проектларына ярдәм күрсәтәчәкбез. Нинди дә булса продукцияне берьяклы сатып алу гына түгел, ә республика территориясендә яңа производстволар, яңа технологияләр урнаштыру яклы без, — диде Рөстәм Хәмитов. — Сөйләшүләр — җентекле, авыр эш, аңлыйбыз, без сөйләшүләр алып барганнардан ике-өч яки дүрт-биш компания килсә, бу зур уныш булачак.

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, Европадан азык-төлек кертү тыелгач, Башкортстан белән Италия арасындагы товар әйләнеше бераз кимеде, ләкин шулай да республикадан бу илгә ягулык, энергия ресурслары, химия товарлары чыгару нәтиҗәсендә югары булып кала. Сәнәгать өлкәсендә дә хезмәттәшлек дәвам итә.
— Италия эшкуарлары белән Русиянең бу илдәге сәүдә вәкиллеге аша тыгызрак эшләргә әзербез, шулай ук, мәсәлән, Уфада Италия йорты ачу идеясен тормышка ашыруда ярдәм итәчәкбез, — дип белдерде республика җитәкчесе.
Читайте нас: