Бүлекнең уңышлары турында сөйләгәндә быелгы җиңүләрне дә искә алырга кирәктер. Республикада Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан дознание төркеме хезмәткәрләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык бәйгесендә Краснокама районыннан Илдар Адуллин беренче урын алды. Шулай ук дежур часте хезмәткәрләре арасында үткән бәйгедә республика буенча беренчелекне яулаган полиция майоры Рудольф Рамазанов, Бөтенрусия күләмендә үткәрелгән шундый ук бәйгедә өченче урын яулады. Бүгенге язмабыз үзләрен шундый югары дәрәҗәдә республикага, илгә таныткан хезмәткәрләрнең берсе Илдар Адуллин турында.
Илдар Флүр улы полициягә 1994 елда килә. Шушы еллар эчендә барлык хезмәтләрне дә үткән: тикшерүче, дознаватель, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, участок инспекторы, икътисади җинаятьләр бүлегендә намус белән хезмәт иткән.
— Ә кайда җиңелрәк? — дип сорыйм мин Илдардан.
— Беркайда да җиңел түгел. Эшли башлаганда һәр бүлек иң катлаулысы булып тоела. Әмма җаена төшенеп алгач, эшләргә була. Полициядә, гомумән, җиңел эш юк, шуңа да очраклы кешеләр биредә тоткарланмый, — ди Илдар Флүр улы.
Бүген ул — өлкән дознаватель. Ягъни, аеруча авыр җинаятьләрдән кала, барлык төр җинаятьләрне: хулиганлык кылу, талау, урлашу, автомобильләр урлау, наркопритоннар оештыру, янау, сугышу, законлы булмаган эшкуарлык, браконьерлык, законсыз миграция, террорчылык турында ялган шалтыратулар һәм башкаларны тикшерә, ачыклый.