+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2015, 21:21

Хәтер – мәңгелек!

Яшь буын дәһшәтле елларны парад белән искә алды.Самара шәһәренең Куйбышев исемендәге мәйданында 1941 елның 7 ноябрендә узган хәрби парад истәлегенә Хәтер парады узды. Аны “Бердәм Русия” партиясенең Самара төбәк бүлекчәсе оештырды. Әлеге чарада Уфаның Муса Гәрәев исемендәге мәктәп-интернаты, Октябрьскийда ватанпәрвәрлек клублары һәм эзтабарлар отрядларында шөгыльләнүче укучылар һәм студентлар да катнашты.

Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин фикеренчә, быелгы Хәтер парады дөньяда барган кискен хәлләрдә тагын да киңрәк мәгънәгә ия. Ул совет халкының үз Ватанын саклауда, Европаны нацизмнан коткаруда күрсәткән тиңсез батырлыгы, сугышның нинди корбаннар һәм җимерекләр алып килгәнен хәтергә төшерә.

Быелгы парадта “Геройлар полкы” да катнашты. Анда Самара өлкәсендә яшәүчеләр бөек яуда батырлыклар күрсәткән туганнарының, якташларының портретларын күтәреп чыкты. Җыелучылар алдында СССРның халык артисты Василий Лановой чыгыш ясады, парадны Русия Герое Игорь Станкевич җитәкләде.

Башкортстан вәкилләренең парадта катнашуын “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе оештырды.

– Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү – безнең эшчәнлектә өстенлекле бурыч, – диде бу уңайдан партиянең төбәк бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишсарин.
Читайте нас: