+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2015, 21:19

КРЕМАТОРИЙ: яндырыргамы, юкмы?

Уфада аны төзү мәсьәләсе тирәсендә бәхәсләр кызганнан-кыза.Крематорий... Бу сүзне ишетү белән тәннәр чымырдап китә, күңелне аңлатып булмаслык шом баса. Соңгы арада аның тирәсендә бәхәсләр бигрәк тә куерды. Миллионлы шәһәргә крематорий кирәкме-юкмы, дигән сорауга инде дистә ел җавап эзлиләр. Кемдер булсын, ди, кемдер кирәкми, ди. Кирәкми диючеләргә, үлгәч сиңа күмелдеңме, яндырылдыңмы, бер түгелмени, дип җибәрә бер акыллысы. Юк инде, туганнар, җәсәдеңне хөрмәтләп юып, ак кәфеннәргә төреп сак кына гүреңә кертеп кую белән гәүдәңне тәмугъ утыннан да эссерәк ялкыннарда яндыру бер түгел. Мөселман кардәшләребезнең һәркайсы шулай уйлыйдыр, шәт.

Ләкин... Зур шәһәрләрдә зиратларның артык тулуы проблемасы, һичшиксез, бар. Һәм иске зиратны җир белән тигезләп, аның өстендә торак йортлар, сәүдә үзәкләре төзү очраклары да сирәк түгел, чөнки шәһәр халкы елдан-ел арта, аларга яшәү өчен урын кирәк. Элек зиратларны шәһәр янында төзегәннәр, ләкин шәһәрләр үсеп, аларны куып җиткән. Бер гасыр эчендә генә дә, ил халкының әллә ни артуы күзәтелмәсә дә, алар арасында шәһәр халкының өлеше 14,2 проценттан 74 процентка җиткән. Әлбәттә, бу үлем күрсәткечендә дә, димәк, шәһәр зиратлары торышында да чагыла.

Кыскасы, ни генә дисәк тә, крематорий төзү — Уфа өчен өлгереп җиткән мәсьәлә. 2006 елда ук күтәрелеп, зур резонанс тудырган иде ул. Ул вакытта проектны “туңдырдылар”. Аннары ул тагын берничә тапкыр баш калкытты. Инде крематорий төзүне үз кулларына алырга теләүче дә табылды: “Уфа ритуал хезмәтләр йорты” җәмгыяте күптән түгел Көнбатыш зират территориясендә субай да суга башлаган. Ләкин якын-тирә-авыллар халкы моны күреп тавыш күтәргән. Дәүләт җыелышы-Корылтайда шушы мәсьәлә буенча “түгәрәк өстәл” үтте. Анда Уфа районы хакимияте, Чернолесовский авылы кешеләреннән бер төркем, Уфаның махсуслаштырылган хезмәт күрсәтү комбинаты, “Уфа ритуал хезмәтләр йорты” җәмгыяте вәкилләре катнашты. Чараны Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты,“Яшелләр һәм социал-демократлар берлеге” партиясе җитәкчесе Руфина Шаһапова алып барды.

Әйе, Көнбатыш зираты территориясендә булачак крематорийга нигез салына башлаган. Ул киләсе көздә үк эшкә кушылачак, дигән хәбәрләр дә бар. Ләкин төзелешкә якын урнашкан Чернолесовский авылы кешеләре моңа каршы.
Әйткәндәй, каршылар бер алар гына түгел. Бөтенрусия дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе эшчәннәре профсоюзларының республика оешмасы рәисе Рәшит Харрасов, крематорий төзү җәһәтеннән Уфа районы халкының фикерен берәү дә сорамаган, алар белән очрашучы булмаган, гомумән, проблема тудырган мәсьәләләр буенча күптән инде халык белән киңәшләшүче юк, дип белдерде.

Рәшит Харрасов әйтүенчә, төзе­лешкә каршы берничә дәлил бар. Бу җир асты сулары һәм искән җилләр (җилләр розасы) белән бәйле экология мәсьәләсе дә. Көнбатыш зират 1992 елда нәкъ сөзәк урыннан авылга су агу сәбәпле ябылган иде. Ә хәзер җиргә беркемгә дә кирәк булмаган мәетләрнең көле дә күмеләчәк. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, җилнең 20 проценты нәкъ көнбатыштан исә һәм крематорий төтенен, көлен авылга очырачак.

Әхлакый сәбәпләр дә бар: кемнең крематорий янында яшәсе килсен! Тагын шунысы: төзелеш М-7 трассасыннан 50-80 метрда гына башкарылачак. Һәр көнне Уфа районының дистәләрчә мең кешесе шәһәргә шушы корылма яныннан үтәргә тиеш була. Бу аларның кәефендә ничек чагылыр?! Аннары үзебезнең милли республикада яшәвебезне, халыкның яртысыннан күбрәге мөселман икәнен дә онытырга ярамыйдыр.

Чернолесовский авылы кешелә­ренең башлап йөрүче төркеме рәисе Александр Арманд чарага җентекле әзерләнеп килгән иде. Ул нинди федераль законның кайсы мәддәсе, нинди кодексның ничә пункты бозылу турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аны тыңлагач, объектны төзүчеләр бөтен законнарга төкергән икән, дигән фикер калды. Чыгыш ясаучының әйтәсе килгән сүзе — крематорий булырга тиеш, ләкин икенче урында. Халык үзе яшәгән урында кеше җирләү белән бәйле корылма булуын теләми.

Чарада крематорийны Уфаның нефть заводлары урнашкан төньяк өлешендә төзергә тәкъдим булды. Ләкин “Уфа ритуал хезмәтләр йорты” директоры Радик Шакировның үз туксаны туксан.

—Төзелеш өчен мәйдан сайлаганда закон тарафыннан каралган бөтен экология нормалары исәпкә алынды. Бер мичле крематорий өчен санитар зона торак йортлардан 500 метр ераклыкта билгеләнә. Ә бүген участок чигеннән Чернолесовский авылының иң читтә урнашкан йортына кадәр булган ара 1600 метр тәшкил итә, — диде ул.
Анда югары технологияле мич куллану планлаштырыла. Мохитне пычрату буенча крематорийның бер сәгать эше 10-12 автомобиль эшләвенә тиң булачак. Әлеге мичтән җылы һава гына чыгып торачак, бернинди ис тә булмаячак. Васыятьләре буенча үлгән кешеләрне кремацияләүдән тыш, беркемгә дә кирәкмәгән мәетләрне, инфекциядән үлүчеләрне һәм медицина калдыкларын яндыру каралган. Радик Марс улы әйтүенчә, кремация 5-6 мең сумга төшәчәк, ә кешене җирләү өчен 25 мең сум таләп ителә.

Кем сөйли, шуныкы дөрес, дигән кебек, якларны тыңлаганнан соң “түгәрәк өстәл” артындагылар бер генә фикергә килә алмады. Крематорий кирәк, илнең 12 эре шәһәрендә алар төзелгән, ярты көченә генә булса да эшли. Ләкин кайбер чыганакларга ышансаң, крематорий тирәсендәге 200-300 метр арада үлән үсми, җир көл белән каплана. Кремацияләү вакытында күкерт, фтор, хлор, диоксин бүленеп чыга. Алар чыкмасын өчен яхшы фильтрлар таләп ителә, ләкин аның сыйфатлысын алам дисәң, крематорий төзегән кадәр акча кирәк... Кыскасы, бу корылма суны, җирне, һаваны, туфракны пычратачак, төрле эпидемияләр китереп чыгаруга йогынты ясаячак.
Экспертлар республикага крематорий кирәк, ләкин Уфа районы кешеләренең моңа каршы булуын исәпкә алып, объект төзеләчәк урынны икенче җирдән сайларга, дигән фикергә килде.

Константин ТОЛКАЧЕВ,
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:

— Крематорий күп шәһәрләрдә төзелгән, ләкин алар таләп ителмәгән. Мәетләрне яндыру Башкортстан Республикасы халкы традициясендә түгел. Бездә буш җирләр күп. Зиратлар төзергә, аларны төзекләндерергә була, булганнарын дөрес файдаланырга кирәк. Әгәр дә халыктан сорау алу үткәрсәк, күпчелек үзләре яшәгән торак пункт янында крематорий төзергә каршы булачак. Без психологик яктан да, әхлакый яктан да кешеләрне яндыруга, шул урын белән янәшә яшәргә әзер түгел. Безнең республикада бу хезмәтнең кайчан да булса кирәк булуы икеле. Бу мәсьәләне җентекле өйрәнү ягындамын.

Мөхәммәт ГАЛЛӘМ,
“Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы:

— Һәр дәвернең үзенең хәл итәсе мәсьәләләре бар. Аларны күрмәмешкә салышып булмый, ләкин һәр нәрсәне сабырлык белән, төптән уйлап хәл итәргә кирәк. Һәр милләтнең, һәр диннең үз тарихы, менталитеты бар. Крематорий, минемчә, Русия халкына, бигрәк тә мөселманнарга хас нәрсә түгел. Ислам дине — тормыш дине, фикер дине, ул халыкка авырлык китерергә түгел, җиңеллек китерергә кирәклекне алга сөрә. Шуңа да бу мәсьәлә җентекле тикшерүне, фикерләүне таләп итә.
Читайте нас: