+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2015, 21:17

Намуссызлар чиста суга чыгарылсын!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Сәла­мәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Николай Никитинга республика территориясендә гамәлдәге хәйрия фондлары эшчәнлегенә тикшерү үткәрергә йөкләмә бирде.

— Соңгы вакытта хәйрия оешмалары эшчәнлегенә бик күп шикаять килә. Аларның эшчәнлеге норматив яктан тәртипкә салынмаган, “Башкортстан Республикасында хәйрия эшчәнлегенә дәүләт ярдәме турында” Закон таләпләренә җавап бирми. Хәйрия идеологиясен мохтаҗлар мәнфәгатендә түгел, ә үз кесәләре өчен файдаланучылар күбәйде. Асылда исә бу — мошенниклык.

Әлеге өлкәдә тәртип урнаштыру өчен Николай Никитинга Комитет әгъзалары белән бергә “Башкортстан Республикасында хәйрия эшчәнлегенә дәүләт ярдәме турында” Закон эшчәнлегенә анализ ясарга йөкләмә бирдем. Кирәк икән, намуссыз хәйриячеләргә йогынты ясау чарасы буларак, законнарга үзгәрешләр, төзәтмәләр кертәчәкбез һәм, санкцияләр җыелмасы билгеләп, аларны Административ хокук бозулар турындагы кодекска теркәячәкбез. Шулай ук, кирәк булса, бу эшкә прокуратураны да җәлеп итәчәкбез. Һәркем өчен мөһим һәм әһәмиятле бу өлкәдә тиешле тәртип булдырырга кирәк, — диде Константин Толкачев.
Читайте нас: