+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2015, 21:46

10 мегаватт – Кояштан!

Хәйбулла районының Бүребай авылындагы заманча корылма бу юнәлештәге тәүге башлангыч кына.Башкортстан илнең табигать көчләрен нәтиҗәле файдаланучы төбәкләренең берсе санала. Бездә энергияне сакчыл тотыну һәм аның альтернатив төрләрен файдалану белән бәйле халыкара форумнар оештырыла. Күрсәтердәй уңышларыбыз, уртаклашыр тәҗрибәбез бар. Күптән түгел Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында Бүребай кояш электр станциясенең беренче чираты эшкә кушылды.

Электр станциясен “РОСНАНО” җәмгыяте, “Рено­ва” предприятиесе белән берлектә “Хевел” компаниясе корган. Җиһазларның 70 проценты Русия терри­то­риясендә җитештерелгән. Беренче чиратның куәте 10 мегаватт тәшкил итә. Энергияне 88 мең кояш модуле эшләп чыгара. Төзелешкә 1 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән. Икенче чират сафка кертелгәч, объектның куәте 20 мегаваттка җитәчәк.
“Хевел” компаниясе Башкортстанда барлыгы 7 электр станциясе төзергә планлаштыра. Аларның го­мум куәте 59 мегаватт тәшкил итәчәк. Бу максатка 6 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ите­ләчәк. Кояш энергиясен эшкә җигү, экологиягә зыян салмаудан тыш, энергияне аз чыгымнар белән эшләп чыгарырга да булышлык итәчәк. Шуңа күрә альтерна­тив энергияне нәтиҗәле файдалануның төбәк икъ­ти­са­ды үсешенә уңай йогынты ясаячагы көн кебек ачык.

Теманың дәвамын PDF-версияда укыгыз...
Читайте нас: