+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2015, 21:42

Машинаңнан колак какма!

Уфада эвакуатор хезмәте автомобильчеләр өчен чын мәгънәсендә баш бәласенә әверелде.“Матбугат йорты”на һәркөн иртән эшкә килгәндә үк, аның янындагы Пархоменко урамыннан машина төягән эвакуаторларның бер-бер артлы штраф тукталышына чабышуына игътибар итми мөмкин түгел. “Тукталыш тыелган” билгесе астында, ярамаган урыннарда калдырылган автомобильләрне алып китүләрен күреп: “Шөкер, мине бу бәладән Ходай саклады!” – дип куанып та куя идем. Иртәрәк шатланганмын икән...

Көннәрдән бер көнне шәхси автомобилемне Уфаның Сипайлово бистә­сендә урнашкан “Звездный” сәүдә үзәге каршындагы элемтә салоны янына калдырдым да үз эшләрем буенча китеп бардым. Сәгать ярым-ике сәгать чамасы вакыт узгач, әйләнеп килсәм, машинамнан җилләр искән! “Ур­лаганнар!” – дигән уй башымнан яшен тизлеге белән йөгереп узды. ЮХХДИ, “02” телефоннарына шалтыратырга тотындым. Авто­мобилемнең маркасын һәм дәүләт теркәве номерларын сорадылар. Аларны атагач: “Машинаң Адмирал Макаров урамындагы 5нче йорт янында урнашкан штраф тукталышында. Җәяүлеләр өчен “зебра” янында калдыргансың. Акчаңны әзерлә. Эвакуатор хезмәте өчен 1500 сум түләргә тиешсең. Автомобилеңне ярамаган урында калдыруың өчен кесәң янә 1000 сумнан башлап 5000 сумга кадәр җиңеләячәк!” – дип, “шатландырдылар”.

Эш шуның белән генә бетсә икән. Башта Адмирал Макаров урамында урнашкан штраф тукталышына барып, эвакуатор хезмәте өчен 1500 сум түләдем. Аннары Урман техникумы урамындагы ЮХХДИ полкына барып, юл кагыйдәләрен бозган өчен 1000 сумлык штраф кәгазенә кул куйдым. Монысына гына чыдарлык әле – миннән алда чиратта торган бер бәхетсезе инвалидлар өчен тәгаенләнгән урынга тукталган өчен 5000 сумыннан колак какты. Шул квитанцияне күтәреп, кабаттан Адмирал Макаров урамындагы штраф тукталышына юл тоттым. Шулай итеп, 3-4 сәгать узгач кына, машинамны яңадан кулыма төшерә алдым.

Җаваплы хезмәт­кәрләр белән аралашкач, күп нәрсәләргә күз ачылды. Баксаң, тиешсез урында калдырылган автомобильләрне эва­куацияләү белән ЮХХДИ органнары түгел, ә Уфа шәһәренең автопарковка урыннарын төзек­ләндерү һәм тәртиптә тоту буенча муниципаль бюджет оеш­масы шөгыльләнә икән. “Төзекләндерү” дигән сүз белән машиналарны эвакуацияләү ничек яраша икән – анысы сер булып калды.
Читайте нас: