+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2015, 21:13

“Уртак эшләребез ике як өчен дә файдалы булсын!”

Кытайның Ляонин провинциясе делегациясен кабул иткәндә Башкортстан Башлыгы шундый теләк белдерде.Мәгълүм булуынча, үткән атнада Уфада Кытайның Цзянси провинциясенең Икътисад һәм мәдәният көннәре үтте. Бу атнада исә республикага Кытайдан чираттагы делегация килде. Кунакларны Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кабул итте. Очрашу барышында төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм икътисадның төрле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сүз барды.

— Ике арадагы хезмәттәшлекнең ныгый баруына шатмын, — диде Рөстәм Зәки улы. — Әлеге вакытта бизнес даирәләре бер-берсе белән кызыксына. Башкортстан белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләүче Кытай компанияләренә ярдәм итәргә, бизнес өчен уңайлы мохит тудырырга әзербез. Безнең хезмәттәшлектә икътисад мөһим урын били. Туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне дә киңәйтү мөһим. Ике якка да туристик агымнарны җайга салу планын эшләргә кирәк. Бездә ел саен “Туризм. Спорт. Шифаханәләр” күргәзмәсе үтә. Киләсе елның апрелендә сезне шушы чарага көтеп калабыз. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә дә хезмәттәшлекне җанландыру мөһим. Кытай Халык Республикасына тәкъдим итәрдәй продукцияләребез бар. Гуманитар партнерлык өлкә­сендә студентлар һәм мәктәп укучыларын алмашып укытырга тәкъдим итәм. Медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын камилләштерү яклыбыз. Бу максатка безнең бу­ла­чак табибларны — Кытайда, сезнең студентларны — Башкортстан дәваханәләрендә стажировка үткәреп ирешеп булыр иде. Аз тоннажлы йөк машиналары һәм электробуслар җитештерү турында килешүгә кул куелды. Сәнәгать өлкәсендәге бәйләнешләр киләчәктә тагын да җанланыр дип өметләнәм. Без нәтиҗәле, үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер.

— Безне җылы каршы алганыгыз өчен Ляонин делегациясе исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм! — диде Кытай Коммунистик партиясенең төбәк комитеты секретаре һәм Гомумкытай халык вәкилләре җыелышының провинциядәге даими комитеты рәисе Ли Си. — Ляонин провинциясе белән Башкортстан арасындагы хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыкты. Киләчәктә араларны тагын да якынайту өчен көч салачакбыз.

Очрашу ахырында “Башкортстан Республикасының үсеш корпорациясе” белән “Хайчен Нефтемаш” корпорациясенең “Ляонин Wolf нефтемаш” бүлендек предприятиесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Ике яклы килешүләр Башкортстан җитәкчелегенең инвесторларга уңайлы мохит тудыруы нәтиҗәсе булуы турында сөйли. Инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан төбәк икътисады да, халык та отачак, чөнки берлектәге предприя­тиеләр, республика бюджетын тулыландырудан тыш, яңа эш урыннары булдыруга да өлеш кертә.
Читайте нас: