Әлбәттә, кибетләрдә аның төрлесе бар. Канатына мөһере сугылмагач, аларның кайсы илдән кертелгәнен дә белмисең. Санкциягә эләккән илләрнеке дә үтә иде. Хәзер алар юк. Аның каравы, “Росрыболовство” мәгълүматларына караганда, җәй айларында Ерак Көнчыгыштагы куәтле суыткычлар 98-100 процентка балык белән тулы булган икән. Сүз, әлбәттә, үзебезнең диңгез балыклары турында бара. Ләкин, имеш, аларны ил төбәкләренә озату өчен тимер юл составлары, рефрижераторлар җитешми. Менә шул рәвешле өстәлгә килеп эләккән гади генә балык та сатып алучыларга “алтын балык” бәясенә төшә.
Башкортстанда да балыкчылыкны үстерү проблемалары яңалык түгел. Әлеге мәсьәлә күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында каралды. Җаваплы министрлык вәкилләре, депутатлар, экспертлар чыгыш ясады, бәхәсләште. Тәкъдимнәр байтак булды. Әмма башкортстанлыларның балыкны санитар нормадан кимрәк ашавына тармакны үстерүгә дәүләт тарафыннан бүленгән акчаның аз булуы гына сәбәпче микән?