— Фәнүр Зөфәрович! Сез, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, районның “Искра”, “Ашкадар”, “Спутник” колхозларында, аннан соң Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә җитәкче вазыйфалар башкардыгыз. 2012 елдан исә тормышыгыз янә Стәрлебашка бәйләнә — район хакимияте башлыгы итеп сайлангансыз. Шәһәр җирендә зур вазыйфалар биләп эшләгәннән соң район Сезне кай ягы белән тартып кайтарды икән?
— Мин авылдан беркайчан да аерылганым булмады. Районның Карагыш авылында туып-үстем. Биредә ата-бабаларым яшәгән, шушы җирдә туганнарым, дусларым әле дә дөнья көтә. Бәлки, әни мичтә пешергән тәмле икмәк исе бәйлидер авылга. Туган җиремдә яшәп, авыл һавасы сулап, кендек каным тамган җирдә эшли алуым белән үк үземне бәхетле саныйм.
— Әйе шул. 29 мең гектарлы урманнары, Өршәк, Куганак, Стәрле, Ашкадар, Тәтер, Изәк кебек елгалары, 300гә якын чишмәсе, мул уңышлы чиялекләре битараф калдырмыйдыр...
— Район табигате бик матур. Әмма төбәкнең иң зур байлыгы — аның кешеләре. Сәләтле, тыйнак, уңган хезмәтчәннәрнең тырышлыгы белән туган якта иң яхшы эшләр башкарыла.
Стәрлебашлыларның көче, беренче чиратта, буыннан-буынга күчеп килүче рухи кыйммәтләргә бәйле. Бу як халкы элек-электән белемгә тартылган. XIX гасырда – XX гасыр башында Стәрлебаш авылы төбәкнең мәдәни, гыйльми, дини үзәге булган. Бигрәк тә мәдрәсәләре белән дан тоткан ул. Якын-тирәдән генә түгел, казах далаларыннан, Идел буеннан, Урта Азиядән, Көнбатыш Себердән төрле милләттәге меңәрләгән шәкерт белем алган биредә. Стәрлебаш мәдрәсәләре турында Украинада, Истанбулда, Багдадта, Тегеранда, Мәккәдә билгеле булган, Стәрлебашны хәтта “Икенче Бохара” дип йөрткәннәр. Бу мәдрәсәләрдә Нигъмәтулла Биктимеров, Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла, Мирсәет Солтангалиев, Шәмсетдин Зәки, Төхвәт Янәби, Мирсалих Бикчурин, Әбделмалих Каргалый, Баязит Бикбай кебек билгеле шәхесләр белем алган. Бу гыйлем ияләре кайчандыр бүгенге сукмаклардан йөргән, шушы як һавасын сулаган. Аларның исеменә тап төшермәскә тырышырга кирәк безгә.
Бүгенге имин тормышны булдыруга күпләрнең акыл һәм хезмәт көче салынган. Районның 85 еллыгын билгеләгәндә төрле елларда җитәкче вазыйфаларда эшләгәннәргә, ветераннарга рәхмәт белдердек.
— Илгә ябырылган кризис районга да кагылмый үтмәгәндер?
— Әлбәттә, заман авырлыклары сиздермичә калмый. Хәл итәсе мәсьәләләребез бихисап. Шунысы куанычлы: район халкы, авырлыкларга бирешмичә, киләчәккә өмет белән карап яши. Авылларыбыз дәүләт ярдәме ала, республика программалары гамәлгә ашырыла, шуңа да мондый авыр шартларда авыл хуҗалыгы җитештерүендә уңай динамика күзәтелә.
Район хәвефле игенчелек зонасына карый. Шулай булса да, агросәнәгать комплексы яуланган югарылыклардан чигенми. Быел да республика җитәкчелеге ярдәме нәтиҗәсендә яхшы уңыш җыеп алынды, җитәрлек мал азыгы хәзерләнде.
Район хуҗалыгының машина-трактор паркын яңарту өстендә даими эшлибез. Басу эшләрен уңышлы башкарып чыгару өчен узган елда гына да 70 миллион сумга 56 берәмлек төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Бу эш киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
— Белүемчә, яңа балалар бакчалары ачылу белән районда бу учреждениеләргә чират проблемасы ябылган. Мәктәп укучылары бер сменада шөгыльләнә, алар республика олимпиадаларында, конкурсларда җиңү яулый. Ә менә мәдәният өлкәсендә хәлләр ничек?
— Районда сәләтле, иҗатка тартылучы кешеләр бик күп. Әлбәттә, бурычыбыз — аларга һәртөрле ярдәм күрсәтеп тору. Соңгы елларда мәдәният учреждениеләре өчен күпсанлы музыкаль аппаратура, сәхнә җиһазлары алынды, костюмнар тектерелде. “Халык”, “үрнәкле” исемен йөртүче коллективларыбыз күбәйде. Яшь, талантлы хореограф Рафаэль Йосыпов район Мәдәният сараеның эшчәнлеген җанландырып җибәрде, балаларны сәнгатькә җәлеп итте. Халык театрының да уңышларын күреп торабыз.
— Районның чаңгы базасы көннән-көн ныграк популярлык яулый. Әлеге спорт комплексында спортчылар ел әйләнәсенә шөгыльләнә.
— Әйе, база — спорт күнегүләре өчен дә, киңкүләм ярышлар һәм актив ял итү өчен дә уңайлы урын. Сөенечкә, төбәк халкы спортка битараф түгел. Гади авыл спорты ярышларыннан башлап, республика бәйгеләрендә дә катнаша спортчыларыбыз. Иң соңгы җиңүләрдән — Илдар Моратов Пермь шәһәреннән беренчелек яулап кайтты, көрәш буенча Русия чемпионы булды.
Гомумән алганда, район тулыканлы тормыш белән яши, иртәгәсе көн өчен алдан хәстәрлек күрә. Икътисадта да, социаль өлкәдә дә горурланып телгә алырлык күрсәткечләребез бар.
Соңгы елларда торак төзү күләмнәрен үстердек. Торак пунктларын төзекләндерү дәвам итә, газ һәм суүткәргечләр, автомобиль юллары төзү һәм ремонтлау эшләре башкарыла. Торак-коммуналь хуҗалыклар кышка әзер. Дәваханәнең хирургия һәм “Стәрле” спорт-савыктыру комплексы, район үзәгендә — “Акбузат”, Мәкъсүт авылында 3нче балалар бакчалары сафка кертелде. Тәтер-Арслан авылында — 9,9 миллион сумга суүткәргеч челтәре, 6,5 миллион сумга “Орленок” балалар савыктыру лагере ремонтланды.
Бу олы эшләрне башкарып чыгуда ярдәм күрсәтүчеләргә — республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка, Хөкүмәтебезгә, депутатларыбыз Константин Толкачевга, Радмир Хәсәновка, Рузалия Хисмәтуллинага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
— “Өе барның — көе бар, көе барның — өе бар” ди халык мәкале. Районда торак төзелеше ничек алып барыла?
— Ел саен 14 мең квадрат метр шәхси торак файдалануга тапшырыла. “2014-17 елларда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасы кысаларында узган елда биш яшь гаиләгә федераль, республика һәм урындагы бюджеттан торак төзү һәм сатып алуга 4 миллион сумга якын акча бүленде. “Торак” программасы буенча ике яшь гаилә ике миллион сумга якын акча алды. Әлбәттә, һәр яуланган югарылык, һәр казаныш, һәр җиңү артында аерым кешеләр тырышлыгы, хезмәте, сәләте тора.
— Район оештырылуга 85 ел — зур, күренекле дата. Бу уңайдан сездә нинди бәйрәм чаралары үтте?
— Алда әйткәнемчә, бик матур, истәлекле очрашулар булды. Аннары, Мәдәният сараенда район җитештерүчеләре, һөнәр осталары эшләнмәләре күргәзмәсе әзерләнгән иде. Район тарихын өйрәнү музее белән китапханә төбәкнең үткәне белән таныштырды. Шул ук көндә Республика көнен дә зурлап үткәрдек. Башкортстан Башлыгы исеменнән стәрлебашлыларны Радмир Хәсәнов тәбрикләде, ул Сарайса һәм Хәлекәй авыллары биләмәләренә бүләккә компьютерлар алып кайткан иде. Егерме елдан артык район белән җитәкчелек иткән Фәрит Каюпов та стәрлебашлыларны тарихи вакыйга белән тәбрикләде.
— Халык өчен юбилей даталары бәйрәм-тантаналар, күңел ачулар белән истә калса, җитәкчегә бәйрәмнең матди ягын хәстәрләүче булырга туры килә...
— Юбилейлар — гади бәйрәм генә түгел. Ул тәрбия чарасы да, Туган илгә сөю тәрбияләүнең мөһим бер өлеше дә. Анда тарихка байкау ясала, казанышлар, хаталар барлана. Киләчәккә дөрес юл салу өчен үткәнне яхшы белү, аңлау кирәк.
Әлбәттә, районга җитәкчелек иткәндә барысына да җитешергә, заман сулышын тоеп яшәргә тиеш буласың.
Шушы максатта бергә эшләгәндә генә теләсә нинди авырлыкларны җиңеп була. Бу җәһәттән хакимияттә көчле, районны яратучы, аның үсүе хакында ихлас кайгыртучы команда тупланган дип уйлыйм. Аннары, һәр җитәкченең ышанычлы тылы булуы мотлак. Җәмәгатем Сәрия нәкъ менә шундый кешем — мине һәрвакыт хуплаучы да, киңәшче дә, ярдәмче дә ул.
— Авылдашларыгыз Сезнең хакта: “Таң ату белән эшкә керешә, күпләп мал-туар, кош-корт асрый, бакча үстерә, кайчан йоклыйдыр ул?” — ди. Бәлки, нәкъ шушы уңганлык һәм һәр эшкә җаваплы караш Сезне бәхетле ир, әти, картәти иткәндер. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!