+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2015, 13:22

Югалтулар дәвам итә

Мисыр күгендә булган һәлакәттән туроператорлар да шактый зыян күрә.

...Яше дә тулмаган кызчык, нәни куллары белән аэропорт тәрәзәсенә тотынып, самолет­ларны күзәтә. Берничә минуттан ул әти-әнисе белән Мәскәүнең Пулково аэропортыннан Кызыл диңгез буена очачак. Үзенең тәүге һәм... соңгы сәфәренә.

Ун айлык Даринаның шушы сурәте әлеге коточкыч фаҗиганең символына әйләнде. Аның белән бергә Синай ярымутравы күгендә 223 ватандашыбызның гомере өзелде, күпме язмышлар челпәрәмә килде, өметләр тормышка ашмый калды.

31 октябрьдә булган бу һәлакәтнең сәбәпләрен әле дә төгәл генә әйтүче юк. Ләкин бер нәрсә билгеле: самолет һавада ук шартлаган һәм җимерелеп төшкән. Моңа двигательдәге шартлау да, теракт та сәбәпче булуы мөмкин. Белгечләр соңгысына ныграк авыша. Ил җитәкчелегенең 6 ноябрьдән Русия белән Мисыр арасында самолетлар очуны туктату турында карар кабул итүе юкка түгел. Бу вакытта анда 80 мең тирәсе русияле ял итә иде, көн саен меңнәрчә кешене илгә алып кайттылар. Шулай итеп бүген Мисырда Русия туристлары бик аз калды һәм, экспертлар белдерүенчә, ким дигәндә ике ел булмаячак та.

Туристларсыз калган Мисыр ай саен миллионнарча доллар югалта. Ләкин югалтулар Мисырга гына түгел, үзебезнең туристик компанияләргә дә кагыла. Әле Уфадагы туроператорлар Мисырга путевка алган гражданнарны тиз арада Төркиянең Анталья шәһәренә җибәрү чарасын күрә. Анда көн саен рейс юллана. Үткән шимбәдә Хургада урынына Антальяга җибәрелгән “Роял флайт” аваикомпаниясе чартеры 70 процентка гына тулы булган. Ягъни, туристларның 50-70 проценты путевкаларын алыштырырга риза. “Репортер-тур” туристик компаниясендә белдерүләренчә, Төркия курортларында кунакларга шул акчаларына яхшырак шартлар тудырырга вәгъдә итәләр. Әйткәндәй, алар Һиндстанга, Таиландка, Вьетнамга да оча ала, ләкин моның өчен 500 доллар тирәсе өстәп акча түләргә кирәк. Туркомпанияләр ялдан баш тартучыларның акчаларын кайтарырга да риза, тик, алар бәхетенә, әлегә андыйлар юк диярлек.

Әмма, ишетүебезчә, путевкаларны Төркиягә алыштырган туристлар андагы ялдан бик үк канәгать түгел, чөнки әле бу илдә салкынча һава өстенлек итә, көндез җылы булса да, төннәрен кайчак икешәр одеял ябынып йокларга туры килә. Ә иң куркынычы — илгә кайту өчен самолетларның җитешмәве.
Туристлар агымының яртысы Мисырга туры килгәнлектән, туроператорларның хәле бүген чыннан да җиңел түгел. Республикада киң билгеле “Натали-турс”, “Пегас Уфа” турфирмалары җитәкчеләре сүзләре буенча, ярый әле акчаны кайтару таләбе белән мөрәҗәгать итүчеләр сирәк, путевка сатып алган ун кешенең берсе генә. Ә ноябрь ахырына, декабрьгә путевка сатып алучылар аларны кире тапшырырга ашыкмый, ничек тә Мисырга эләгергә исәп тота, ул ачылыр дип ышана.

Кайбер операторлар кыска вакыт эчендә туристларга альтернатива сайларга өлгерми. “Вьетнам белән Таиландка безнең путевкалар бетте, туристлар Төркиянең билгесез отельләренә очудан баш тарта, шуңа рейсны бер атнага туктатып тордык. Клиентларның бер өлеше, бераз акча өстәп, Мисыр путевкаларын Гарәп әмирлекләренә алыштырды, — ди “Русский экспресс” туроператорының Уфадагы вәкиллеге җитәкчесе. Бу фирмада Мисырга путевкалар гыйнвар ахырына кадәр сатылган.

Туристлар бүген туроператордан азрак зыян күрә, димәкче турагентлык вәкилләре. Агентлыклар самолет яллап, кешеләрне Төркиягә илтә, аннары буш килеш Мисырдагыларны алырга китә. Төркиядән дә алып кайтырга кирәк, ә рейслар тулы булмый, чөнки, югарыда әйтеп үтүебезчә, ноябрьдә Антальяда салкын һәм анда барырга теләүчеләр юк.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Русия ял итүчеләрне Мисырдан кайтару өчен бер миллиард сум акча бүләргә мөмкин. Әлеге суммадан туроператорларга да өлеш чыгармакчылар. Бу төзәтүне бюджетка үзгәрешләр кертү турында закон проектына кертергә җыеналар. Тиздән аны Дәүләт думасы икенче укуда караячак. Аннан алдарак Русия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәткә зыян күргән туроператорларга ярдәм итү программасын әзерләргә кушкан иде.

Үткән ял көннәрендә генә Мисырдан Русиягә 19 мең тирәсе турист кайтты. Бердәнбер таләп — багажсыз очу, аны махсус самолетта кайтаралар. Моңа ризасызлык белдерүче юк, чөнки иң беренче чиратта хәвефсезлек икәнен бүген инде барысы да яхшы аңлаган.
Читайте нас: