+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2015, 21:38

Авыл яме — яңа объектларда

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Мишкә районында булды.Башкортстан Башлыгы муниципалитетның агросәнәгать комплексы белән танышты, социаль һәм инфраструктура объектларын карады, шулай ук Паралимпия спорты үзәге төзелеше барышын тикшерде.

Республика җитәкчесе Байморза авылында “Үзәк” МТСы Бөре филиалының “500 ферма” максатлы программасында катнашучы, 200 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек фермасын карады.

Ферма мөдире Василий Стрельский сүзләренә караганда, биредә 2013 елда реконструкция үткән. Төзелеш-монтаж эшләренә 10 миллион сум акча тотынылган. Моннан тыш, 2,8 миллион сумлык җиһазлар сатып алынган.
Ел башыннан бер сыердан уртача 4185 килограмм сөт савып алынган, ел ахырына күрсәткечне 4250 килограммга җиткерү планлаштырылган. Республика Баш­лыгы бу күләмнең аз булуын билгеләде.

— Савым 6-7 мең килограмм тәшкил итәргә тиеш. 4 мең белән генә нәрсә отасыз? Үзегезгә зыянга эшләү бит бу, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, мөгезле эре терлек асрау шарт­ларының канәгатьләнерлек булмавы, аерым алганда, терлекчелек бинасында артык дымлылык булуы турында да әйтеп үтте.

Башкортстан Башлыгы Ирсай авылында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар пансионатында булды, аны 2016 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Ташландык бинада халыкны социаль хезмәтләндерү объекты төзү турындагы карар 2012 елда кабул ителгән.
Башкортстанның хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, 2014 елдан дәүләт шәхси партнерлык кысаларында гомум мәйданы 750 квадрат метр булган бинаны файдалануга тапшыруның төрле ысуллары каралган. Әлеге вакытта проектны гамәлгә ашыруга әзер булган потенциаль инвесторлар билгеләнгән.

Ирсай авылындагы 25 урынга исәпләнгән пансионат — Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының сынау проекты. Республика җитәкчесе бу башлангычны хуплады.

Рөстәм Хәмитов Мишкә авылында төзелеп килүче 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасын карады.

Объектның смета бәясе — 106,5 миллион сум. Проект буенча биредә блоклы газ казанлыгы һәм 120 метр тирәнлектә ике артезиан скважинасы һәм тазарту корылмалары каралган. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин сүзләренә караганда, бу су алу җайланмасын, шулай ук, якында урнашкан торак йортларны су белән тәэмин итү өчен дә файдалану планлаштырыла.

Объектта эшләр 2014 елның көзендә республика бюджеты исәбенә башланган, әмма быел, финанслау булмау сәбәпле, төзелеш акрынайган. Федераль бюджеттан акча бүлү турында карар август аенда гына кабул ителгән.
Объектны сафка кертү шушы елның декабренә планлаштырылган.

— Бу балалар бакчасы ихтыяҗны бетерергә ярдәм итәчәк. Ләкин киләчәктә күпме бала киләчәген кузалларга да кирәк, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Рөстәм Хәмитов район үзәгендә дәваханәнең 60 урынга исәпләнгән яңа хирургия корпусын карады.

Гомум мәйданы 4324 квадрат метр тәшкил итүче объект 2008 елда төзелә башлаган. Корпус составына 36 урынлы хирургия, 24 урынлы бала тудыру, шулай ук диагностика (рентген кабинеты, УЗИ, функциональ диагностика) бүлекләре керә.

Республика Башлыгы хирургия һәм диагностика бүлекләрен карады.

Сәфәр барышында республика Башлыгы гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасын тормышка ашыру барышы белән танышты һәм Мишкә авылындагы 36 фатирлы торак йортны карады.

Гомум мәйданы 1397 квадрат метр тәшкил иткән объект үткән елның декабрендә төзелә башлаган. Бүгенге көнгә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре тулысынча башкарылган. Ноябрь ахырына кадәр фатирларга җылы бирү һәм йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Башкортстанның Торак төзелешен үстерү фонды генеральный директоры Дамир Миңнебаев сүзләренә караганда, 23 фатир — авария хәлендәге йортлардан күченүче гаиләләр, тагын җидесе ятим балалар өчен каралган.
Мишкәнең агросәнәгать колледжында республика җитәкчесе укыту процессын оештыруның сыйфатын бәяләде.

Хәзерге вакытта монда Мишкә, Борай, Бөре, Балтач, Благовещен, Караидел, Краснокама, Уфа районнарыннан 350 студент белем ала. Алар авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, тракторчы-машинист, пешекче, кондитер, гомумтөзелеш эшләре остасы, умартачы, агач эшләре һәм балта остасы, башка һөнәрләр үзләштерә. Моннан тыш, өстәмә һөнәри белем бирү программалары да гамәлгә ашырыла.

Колледж директоры Валерий Байбулатов монда һөнәр алу өчен оптималь шартлар булдырылуы, кабинетлар, остаханәләр җиһазландырылуы турында сөйләде. Автодром, тракторлар паркы, умарталык, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге 600 гектар җирләре бар.

Рөстәм Хәмитов водительләр, автомеханиклар әзерләү кабинетларында булды, “умартачы” һөнәре буенча укучы беренче курс студентлары белән аралашты. Аның сүзләренә караганда, алар алдында хәзер киң офыклар ачыла.
— Хәзер без Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырабыз, алар бал сорый. Европага да бал кирәк. Көньяк Американың да бал яратуы хакында күптән түгел белдем. Аргентинага, Чилига аны ничек илтеп җиткерергә? Шулай булгач, өйрәнегез, — диде республика җитәкчесе һәм студентларның яхшы укуларын теләде.

Мишкә районы үзәгендә Башкортстан Башлыгы Паралимпия спорты үзәге төзелешен тикшерде. Эшләр 2011 елда башланган.

Үзәк спортчылар әзерләүгә һәм спортның җәйге һәм кышкы төрләре буенча ярышлар үткәрү өчен тәгаенләнгән. Проектта бассейн (25х8), 20 урынлы кунакханә, ашханә, тир, тренажерлар, ял итү заллары, шулай ук, блоклы газ казанлыгы, янгын сүндерү резервуары һәм башкалар каралган.

Үзгәрешләр керткәннән соң, проектның бәясе 195 миллион сум тәшкил итә. 2011 елдан бүгенгә кадәр 150 миллион сумнан артык акча тотылган.

Паралимпия спорты үзәген киләсе елның беренче кварталында сафка кертү планлаштырыла.
Читайте нас: