+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2015, 21:36

Эш бар, ә аш?

Башкортстанда уртача хезмәт хакы Русиядәге күрсәткечтән түбәнрәк кала.“Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” фильмындагы Гошага бөтен ил хатын-кызлары гашыйк булган чорны хәтерлисезме? Владимир Меньшов төшергән бу фильм “Оскар” премиясенә лаек булды, димәк, Алексей Баталов героеның абруен бөтен дөнья таныды. Ә бит ул бернинди дә “супермен”, яки череп баеган банкир түгел, ә югары разрядлы токарь-фрезерлаучы һәм слесарь гына. Бүгенге яшьләр күзлегеннән караганда, бик түбән дәрәҗәдәге һөнәр иясе. Һавадагы торнага өмет итеп, тормыштан үзеннән-үзе хасил була торган “майлы калҗа” өмет итеп йөргән яшьләребез станок артына басып та акча эшләп булуын беләме?

Республика Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында хезмәт кешесенә, эшче һөнәрләренә, гомумән, хезмәткә ихтирам, яшьләрнең хезмәт базары таләпләренә ярашлы һөнәр сайлавына аеруча игътибар бирелә. Башкортстан Профсоюзлар федерациясе тәкъдиме белән агымдагы ел Хезмәт кешесе елы дип игълан ителгән иде. Бу өлкәдә байтак эш башкарылды.

Хезмәт кешесе — икътисадны алга этәрүче төп көч. Аның һөнәри әзерлеге, белеме һәм осталыгы икътисади һәм социаль хәвефсезлекнең нигезен тәшкил итә. Ә хезмәт үзе — һәркем тормышындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул дәүләт иминлеген тәэмин итүгә дә зур йогынты ясый. Шуңа да һәр хезмәт кешесе иң тәүдә дәүләт ярдә­менә мохтаҗ.

— Без халыкны эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы һәм уңайлы торак белән тәэмин итәргә бурычлы, — дигән иде Рөстәм Хәмитов бер чыгышында.

Әлеге юнәлештә иң мөһим бурыч­ларның берсе — минималь хезмәт хакын күтәрү, ди белгечләр. Агымдагы ел башыннан ул республиканың дәүләт (муниципаль) учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен — 6000 сум, бюджетка карамаган өлкәдә хезмәт салучылар өчен 6900 сум күләмендә билгеләнде.

Быел уртача эш хакы, узган елдагы белән чагыштырганда, 3,7 процентка арткан. Әмма ул Русия Федерация­сендәге бу күрсәткечнең 75 процентын гына тәшкил итә. Узган елда яшәү минимумыннан да азрак хезмәт хакы алучыларның, 2013 ел белән чагыштырганда, 17,1 мең кешегә артуы һәм 439,4 меңгә җитүе дә борчу тудыра. Ел башында уртача хезмәт хакы 21752,8 сум, ягъни 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, 108,1 процент тәшкил итте.

Әлеге шартларда эшче һөнәрен сайлаучылар башкалардан отышлы хәлдә. Республикадагы машина төзү, авиация предприятиеләрендә хезмәт хакы вакытында түләнә, барлык социаль бурычлар үтәлә.

Башка өлкәләрдә дә эш хакын вакытында түләмәү очраклары кими, әмма әлегә бу мәсьәлә кискенлеген югалтмый. Башкортстан Профсоюзлар федерациясе республикада минималь хезмәт хакын яшәү минимумы дәрә­җәсенә җиткерү, эш хакын индекса­цияләү, бу өлкәдә бурычларны түләп бетерү һәм башкача булдырмау, лаеклы стипендия, пособие һәм пенсияләр, кереме яшәү минимумыннан түбән булган кешеләрне кайбер салымнардан азат итү, эшсезлекне киметү, хезмәт хәвефсезлеге турында закон кабул итү, пред­прия­тиеләр гамәлдән чыгарыл­ганда эшләү­челәрнең социаль гаран­тияләрен саклау, торак-коммуналь хезмәтләргә, иң кирәкле азык-төлек, дарулар һәм автомобиль ягулыгына хакларның үсүенә юл куймауны таләп итә һәм бу өлкәдә эшчәнлекне туктатырга җыенмый.

Республикада эшче һөнәрләренә игътибарны җәлеп итүгә багышланган чаралар дәвам итә. 25 ноябрьдә ВДНХ күргәзмәләр комплексында Эшче һөнәрләр фестивале узачак, анда килүче һәркем станок артына басып, үзен әлеге һөнәрдә сынап карый алачак.
Читайте нас: