+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2015, 21:19

Казнаны баету – халыкны кайгырту ул

Бүген салым инспекторларыннан аеруча югары һөнәри осталык таләп ителә.17 ноябрьдә Русия Федера­циясендә салым органы оештырылуга 25 ел тулды. Шушы уңайдан ил төбәкләрендә, шул исәптән республикабызда да тантаналы чаралар үтте. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләрен “Конгресс-Холл”да тәбрикләде.

– Сезне юбилеегыз белән ихлас тәбриклим! – диде Рөстәм Зәки улы. – Соңгы елларда тармакны мәгълүмат­лаштыру һәм автомат­лаштыру нәтиҗәсендә халыкны хезмәтләндерү шартлары яхшырды. Документларны электрон эшкәртү, юридик берәм­лекләрне “бердәм тәрәзә” аша теркәү тәҗрибәсе дә үзен аклый. Төбәк бюджетын тулыландыруга да зур көч саласыз. Бу максатка салым салу объектларын легаль­ләштерү нәтиҗәсендә ирештек. Бу очракта сүз милек һәм эш хакы турында бара. Һәммәгезнең оста һәм нәтиҗәле эшчәнлеге дәүләт казнасын баетуга хезмәт итә. Нәтиҗәдә, социаль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, илнең икътисади хәвеф­сезлеге ныгый. Киләчәктә дә салым инспекторы исеме югары һөнәри осталык, эшкә җаваплы караш, шәхси асыл сыйфатлар синонимы булып калсын.
Шуннан соң Рөстәм Зәки улы бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Әйткәндәй, бүген салым җыю күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында өченче урында.
Читайте нас: