Камил Җиһаншин, Рус география җәмгыятенең республика бүлекчәсе җитәкчесе:
— Торатауны үзләштерүгә тамырдан каршымын. Бу — дөнья күләмендәге уникаль һәйкәл һәм йөз миллионлаган еллык борынгы океан рифлары җир өстенә чыккан бердәнбер урын булып тора. Башкортстан сода компаниясенә исә Торатауны үзләштерми дә хәлдән чыгу юлы бар. Республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә предприятиегә 70 километрда урнашкан яткылыкны үзләштерергә тәкъдим ителде. Әмма компания өстәмә чыгымнарга барырга ашыкмый, чөнки әлеге аралыкта тимер юлы салырга кирәк булачак. Шул рәвешле компания хуҗалары үз чыгымнарын уникаль табигать һәйкәле исәбенә киметергә тели. Моңа юл куярга ярамый.
Әхәт Мостафин, Башкортстан дәүләт университетының “Физик химия һәм химик экология” кафедрасы мөдире, академик:
— Башкортстанда, бигрәк тә аның көньяк өлешендә, сода производствосында файдаланырлык чимал яткылыклары җитәрлек, шуңа Торатауга гына йөз тоту дөрес түгел. Аны алыштырырлык чыганаклар да бар. Биредә мин Гомәр яткылыгын күз уңында тотам. Дөрес, яңа яткылыкның заводка никадәр якын урнашуы да исәпкә алынырга тиеш, дигән фикердәмен. Шулай ук аның чимал запаслары җитди тикшерелергә тиеш.
Рәшидә Солтанова, Башкортстан хатын-кызлары берлеге рәисе:
— Торатау — республика халкы өчен гади тау гына түгел, мөһим символ да. Һәм республика Башлыгының шиханнарга тотынмау турында карар кабул итүе, сода производствосы өчен башка чимал чыганаклары эзләргә кушуы чын җитәкче адымы булып тора. Чөнки Торатау тирәсендә ыгы-зыгы ахыргы чиккә җиткән иде, республика Башлыгы исә үзенең мөһим карары белән аларга нокта куйды.
Шуны да хәтергә төшерергә кирәк: хәзер Торатау янәшәсендәге Урман-Бишкадак авылында Башкортстан Кыш Бабае резиденциясе урнашачак. Анда бихисап республика кешеләренең һәм туристларның килүе көтелә. Бу яклап караганда да Торатауны саклау көн таләбе булып тора.
Руфина Шаһапова, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары:
— 1965 елда шиханнар геология һәйкәле статусы ала. Бу җәһәттән Торатау җир шарындагы иң борынгы һәйкәлләрнең берсе булып тора. Аңа 285 миллион ел. Аның тиңдәшсез булуын шул да билгели: биредә “Кызыл китап”ка кертелгән бик сирәк очраучы үсемлекләр үсә. Әлбәттә, бу төбәктә яшәүче халык шиханнар язмышына битараф кала алмый. Һәм сода производствосына яңа чимал чыганаклары эзләгәндә аларның фикере мотлак исәпкә алынырга тиеш.
Эльвира Корбанаева, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының аерым сакланучы табигать территорияләре белән эш һәм биотөрлелекне саклау бүлеге начальнигы:
— Торатауны ничек бар, шулай сакларга тиешбез. Шушы максатта үткән елның мартында, Башкортстан Хөкүмәте карарына ярашлы, махсус саклау режимы кертелде. Атап әйткәндә, биредә тау токымнарын чыгару, көтү кертү, урман утырту, үләннәр җыю, төзелеш, сунар, киңкүләм чаралар үткәрү, табигыйлекне җуюга китерерлек башка эшләр тыелган. Торатаудагы яшеллек дөньясы бик бай. Аларның байтак өлеше “Кызыл китап”ка кертелгән. Шуңа да әлеге табигать һәйкәлен саклап калу — безнең мөһим бурычыбыз.
Ирина Лихачева, шул ук министрлыкның геология, табигать байлыкларыннан файдалануны лицензияләү һәм геомәгълүмат бүлеге начальнигы урынбасары:
— Бүген Башкортстан сода компаниясенә чимал булырлык яткылыкларны эзләү һәм тикшерү өстендә эш бара. Тәкъдим ителгән чыганакларның берсе — Шахтаудан 35 чакрымда урнашкан Гомәр участогы. Узган елда яткылык “Ишимбайский известняк” җәмгыяте карамагына тапшырылды. Аңа яткылыкны геологик тикшерүгә, разведкалауга һәм цемент сәнәгате өчен известняк чыгаруга лицензия бирелде. Әгәр шушы эшләр барышында, биредәге чимал сыйфат һәм күләм буенча тиешле таләпләргә җавап бирә, дип табылса, Гомәр участогы яткылык дип танылачак һәм биредәге запаслар дәүләт балансына куелачак.
Югарыда китерелгән фикерләрдән күренүенчә, җитәкчеләр дә, киң җәмәгатьчелек тә Башкортстанның табигать һәйкәле дип исәпләнүче Торатауны сода производствосына чимал рәвешендә файдалануга тамырдан каршы һәм бу җәһәттән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның карарын һәрьяклы хуплый. Бер үк вакытта Башкортстан сода компаниясенә дә республикада Торатаудан башка да чимал запаслары аз түгел. Аларны үзләштерү беркадәр өстәмә чыгымнар гына таләп итә. Акча нәфесен җиңеп һәм республика халкы фикеренә колак салып, компания хуҗалары Торатауны үзләштерү уеннан баш тартырмы, әллә әлегечә тарткалашуын дәвам итәрме — вакыт күрсәтер. Шулай да аек акыл тантана итәренә ышаныйк!