+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2015, 22:36

Бергә җигелгәндә ирешербез җиңүләргә!

Бүген Уфада IV Бөтендөнья башкортлары корылтае үтә.Кичә Уфада IV Бөтендөнья башкортлары корылтае кысаларында Башкортстан Фәннәр академиясендә “Башкорт халкының үсеш перспективалары: тарихка төшенү, йолаларны саклау, милли-дәүләт төзелеше модельләре” дигән темага Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узды. Чарада республиканың әйдәүче фәнни үзәкләреннән галимнәр, Русиянең башка субъектларыннан фән һәм мәгариф, Башкортстанның законнар чыгару һәм башкарма власть органнары, гражданнар җәмгыяте институтлары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Конференциядә җәмгыять һәм, аерым алганда, башкорт милләте үсешенә, яшәешенә бәйле актуаль мәсьәләләр каралды. Мисал өчен, сүз хәзерге заман этногенез концепцияләре, башкортларның тарихи-мәдәни һәм археологик мирасын, гореф-гадәтләрен саклау, дәүләт төзелеше проблемалары, Русиянең күпмил­ләтле, төрле динле киңлегендә Башкортстан һәм башкорт халкының тоткан урыны хакында барды.

Пленар өлештән соң эшләр 4 секция утырышында дәвам итте. Тарихи хәтерне ныгыту, үзеңне граждан итеп тою өчен Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү кирәклеге, Уфада бу җәһәттән 1812 елгы Ватан сугышында дан алган башкорт полклары хәрбиләре — “төньяк амурлар” истәлегенә монумент куярга вакыт җитүе, Урта Азия илләрендә яшәүче милләттәшләрне туган илгә кайтару, Башкортстан белән ерак һәм якын чит илләрнең дәүләт һәм иҗтимагый үзәкләре арасында фәнни-мәдәни бәйләнешләр булдыру, башкорт халкы тарихын комплекслы өйрәнүгә дәүләт һәм академия ярдәме күрсәтү кирәклеге кебек мәсьәләләр тикшерелде.

* * *
Башкортстанда Самара һәм Саратов өлкәләре башкортлары мәдәнияте көннәре узды. Чаралар 19 ноябрьдә Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Ә аны рәсми ачу тантанасы республиканың Милли музеенда үтте, биредә кунаклар өчен экскурсия оештырылды. Шул ук көнне әлеге өлкәләрнең рәсми делегацияләре министрлык, ведомство җи­тәкчеләре белән очрашты һәм мәдәният, мәгариф, матбугат өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде, аннары кунаклар М. В. Нестеров исемендәге музейны карады.

Икенче көнне бу өлкәләрнең вәкилләре Камилә Сизякова, Борис Шинчук, Камил Әбләзов һәм Зөфәр Хәкимов журналистлар белән очрашты. Чаралар Башкортстан дәүләт филар­мониясендә әлеге өлкәләрнең сәнгать коллективлары гала-концерты белән тәмамланды.

Йомабикә Ильясова, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары:
— Башкортстан әлеге мөһим чараны җитди әзерлек белән каршы ала. Республикадан — 293, башка төбәк­ләрдән 150 делегат килә, иң зур делегация Чиләбе өлкәсеннән. Форумда барлыгы 600дән артык кеше катнашачак, дип көтелә. Чит якларда яшәп тә милләт өчен зур эшләр башкарган, телне, моңнарыбызны саклаган кешеләр бар, аларның Корылтайда катнашуы бигрәк тә мөһим.
Чарада актуаль, мөһим проблемалар карала. Нинди генә заман булмасын, без төп кыйммәт­ләребезне югалтмаска, гореф-гадәтләребезне сакларга тиеш. Мондый сөйләшүләр башкортларга гына түгел, республикабызда яшәүче һәр милләт өчен кирәк. Мәдәниятләребезнең үзара кушылып, бер-берсен баетып яшәве нәтиҗәсендә республикада уникаль мохит туган, шул ук вакытта һәр милләт үзенә генә хас булган үзенчәлеген сакларга тиеш. Корылтайда шул югарылыкта файдалы сөйләшү булыр һәм ул тоташ республика үсешенә этәргеч бирер, дип уйлыйм.


(Теманың дәвамы ПДФ-версияда).

Айгөл Юлъякшина,
Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: