Гөлназ Газизова:— Торатауга балачакта да барган булды, соңгы кыңгырау бәйрәме дә шунда үтте. Дөрес, тауга беркайчан да күтәрелгәнем булмады, 2012 елда шушы хыялны тормышка ашырдым. Дус егетем белән Торатау башына мендек. Ташлы участок тәмамланып, комлы җиргә чыккач, түфлиләремне салдым һәм чын-чыннан тауның уңай энергиясен, көчен тойдым. Ә тауга күтәрелгәч, безнең алда искиткеч манзара ачылды! Моны күрергә, тоярга һәм, әлбәттә, табигать могҗизасы булган әлеге тауны сакларга кирәк.
Юлия Лозовская:— Торатауга менгәч, мин чын шатлык һәм азатлык тойгылары кичердем, каршымда илаһи гүзәллек дөньясы ачылды. Тау миндә аңлатып булмаслык эчке тойгылар уятты.
Илгиз Халитов:— Торатауда мин сөйгән кызыма тәү тапкыр мәхәббәтем хакында җиткердем. Миңа калса, бу — шундый җаваплы адым өчен иң уңайлы урын. Күпмедер вакыт үткәч, шушы ук тауда мин ул кызның кулын сорадым. Туйга да дус-ишләр белән Торатауга килдек. Шуңа да әлеге тау минем өчен бик кадерле һәм йөрәгемдә аерым урын били. Мин әлеге тауның кайчан да булса юкка чыгачагын күз алдына да китерә алмыйм.
Вера Воробьева:— Минем өчен шиханнар — туган як символы. Монда минем кечкенә балачак хыялым да тормышка ашты — ирем кәлтә еланы тотып бирде. Мин аны балачактан тотып карарга тели идем. Әйтәсе килгән фикерем: күпләрнең тормыштагы истәлекле, бәхетле мизгелләре, хатирәләре белән бәйле Торатау мотлак сакланырга тиеш. Юкса, бу Башкортстан халкына карата бик зур хыянәт һәм җинаять булачак.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин ТОЛКАЧЕВ:
— Демократия — кешеләрнең мөһим мәсьәләләрне барысын да үзләре хәл итә алуы ул. Үткәрелгән сорау алу күрсәтүенчә, әгәр республикада яшәүчеләрнең 70 проценты аеруча саклау статусына ия булган табигый объектны саклап калу яклы икән, димәк, бу нинди генә икътисади сәбәпләргә нигезләнмәсен, власть халык ихтыярына каршы килергә тиеш түгел.
Дәүләт җыелышында бу тема бер генә тапкыр күтәрелмәде. Фикер алышуда, табигый байлыкларның башка чыганакларын эзләргә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды. Без республика Башлыгының бу позициясе белән тулысынча риза.
Башкортстан халкы өчен Торатау — арзан сәнәгать чималы чыганагы түгел, ә аларның бер символы, юкка гына ул 2008 елда “Русиянең җиде могҗизасы” конкурсында катнашмаган.
Әлбәттә, 10 меңгә якын кеше эшләүче Башкортстан сода компаниясе сәнәгать җитештерүен арытаба тәэмин итү өчен чималга мохтаҗ. Бу мәсьәләне планлы рәвештә һәм дөрес хәл итәргә, шул исәптән, республиканың башка сәнәгать предприятиеләре кебек үк, модернизацияләүне активлаштырырга кирәк.
Башкортстан сода компаниясенең кирәкле транспорт һәм җитештерү инфраструктурасын формалаштыруга керешү өчен барлык мөмкинлекләре бар. Болар барысы да чимал мәсьәләләрен алдан ук хәл итәргә мөмкинлек бирер иде.