+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2015, 22:29

Уфа йөзе тагын да матурланырга тиеш

19-21 ноябрьдә Уфада III “UrbanБайрам” шәһәр төзелеше форумы үтә. Әлеге чара шәһәрләрне үстерү юнәлешендә ил күләмендә әһәмиятле булуын күрсәтте. Быел форумга Русиянең генә түгел, БДБ илләренең эре шәһәрләреннән дә мәртәбәле делегацияләр килде.

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов форум йомгаклары буенча анда катнашучы экспертлар һәм белгечләр белән очрашты. Анда әлеге форумда катнашкан Көньяк Корея, Кытай, Италия экспертлары, шулай ук, Русиянең һәм Башкортстанның архитектура, шәһәр төзелеше һәм проект-тикшеренү эшләре белән бәйле әйдәүче оешма вәкилләре катнашты.

— Сезнең белән очрашу безнең өчен аеруча мөһим. Башкалабыз үсә, күркәмләнә. Әмма аның эчке һәм тышкы йөзен заманча архитектура казанышларына нигезләнеп, иң мөһиме — анда яшәүчеләргә уңайлырак шартлар тудырып үзгәртәсе бар. Сезнең күбегез белән чит илләрдәге сәфәр барышында очрашып, элемтәләрне үстердек һәм әлеге форум хезмәттәшлекне яңа биеклеккә күтәрергә этәргеч бирер дип ышанам, — диде Рөстәм Зәки улы.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов форум көннәрендәге чаралар белән таныштырды. Һәм соңгы 1,5 ел эчендә башкалада транспорт инфраструктурасын камилләштерү, шәһәрнең йөзен яхшыртуда ирешкән уңышлар белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Уфаны стратегик үстерү программасын әзерләүдә 37 меңнән артык уфалы үз теләген белдергән. Форум кысаларында шәһәрдә узган төрле чараларда 1,2 меңнән күбрәк кеше катнашкан.
Бүген Уфа шәһәре районнары фестивале үтәчәк һәм анда аларның һәркайсы үз районын үстерү, архитектурасын яхшырту юнәлешендәге программасын тәкъдим итәчәк.

Чит ил экспертлары Уфа шәһәренең матурлыгына, кешеләрнең ихлас һәм кунакчыл булуына соклану белдерде һәм мондый шәһәрнең эчке йөзе, һичшиксез, алга киткән илләр башкаласыныкыннан ким булмаска тиеш, дигән фикер белдерде. Кунаклар, шулай ук, Уфа шәһәрен үстерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде һәм эшкә әзер булуларын белдерде. Италия архитекторы Ико Мильоре, мәсәлән, шәһәрнең йөзен ачуда Салават Юлаев һәм Рудольф Нуриев кебек бөек шәхесләрнең исемнәрен символлаштыру мөһим, дигән теләк белдерде.
Читайте нас: