+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2015, 20:41

Көчебез — бердәмлектә!

IV Бөтендөнья башкортлары корылтае бу җәһәттән бик күп мөһим, эшлекле карарлар белән билгеләнде.Уфада IV Бөтендөнья башкортлары корылтае үтте. Җомга көнне башкалабыз бу чарага илнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән кунаклар кабул итте, шимбә көнне исә төп чаралар узды. Форумда барлыгы 400дән артык делегат катнашты. III Бөтен­дөнья башкортлары корылтае 5 ел элек узган иде.

Форум башланыр алдыннан Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды. Конгресс-холлның беренче катында күргәзмә карарга мөмкин иде. Остакулларның эшләре белән таныштык. Кабатланмас моңлы уен кораллары, күз явын алырдай кием-салым, бизәнү әйберләре, сувенирлар — барысында милли бизәкләр чагыла.

Сәгать унбер тулуга Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары пленар утырышка җыелды.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, меңәр чакрымнар үтеп, чит илләрдән, Русия төбәкләреннән килеп, безнең белән бергә булучы кунакларга рәхмәтен белдерде, Башкортстан җирендә узган олы җыенның әһәмиятен ассызыклады.

— Сөйләшәсе сүзләр, тикшерәсе мәсьәләләр күп: туган тел, рухи хәзинәнең киләчәге, башкорт милләтенең бүгенгесе, республика тор­мышы һәм башкалар. Төп бурычыбыз — Башкортстанны үстерү, аны көчле республика буларак таныту, күтәрү. Без тик яңару, үсеш юлыннан гына атларга тиешбез!

Моңа кадәр Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе булган Румил Азнабаев башкорт халкының бүгенге көнкүрешенә күзәтү ясады, көнүзәк мәсьәләләрне сызык өстенә алды.

Җыелучыларны Русия халыклары ассамблеясе Сове­ты рәисе Светлана Смирнова тәбрикләде. Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина да делегатлар каршында чыгыш ясады.

— Һәр халыкның кыйммәте — аның күп гасырларга сузылган тарихында, милли үзаңында, телендә, динендә, башкалар өчен ачык булуында. Иң зур байлыгы — тырышып эшләүче, яшәүче, балалар тәрбияләүче кешеләрендә. Башкортстандагы халыклар дуслыгы — уникаль мәдәни тәҗрибә. Башкортлар элек-электән русиялеләр белән иңгә-иң терәшеп яшәгән, бер-берсенә булышкан, Ватанны дошманнан саклаган. Бүген дә республика халкы ачык йөзлелеге, дустанә мөнәсәбәте белән күпләргә үрнәк булып тора. Башкортлар бүген көчле, белемле, милли җавап­лылыкны яхшы тоя. Корыл­тайның әһәмияте бу очракта бәяләп бетергесез. Безгә милли үзаңны сакларга, Русиянең һәм Башкортстанның пат­риотларын тәрбияләргә кирәк. Бу — дәүләтнең дә, гражданнар җәмгыятенең дә, Корылтайда катнашучыларның да стратегик бурычы, — диде ул.

Тугандаш халыкларның котлавын Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде.

Чиләбе якларыннан кайнар сәламнәрне өлкә Мәдәният министрлыгының идарә начальнигы Илья Аносов алып килгән. Башкортларның асыл ул-кызлары Чиләбедә дә сынатмый икән.

Хәер, милли кыйммәтләрне чит тарафларда саклаучы-үстерүчеләр күп җыелган иде бирегә бу көнне.
Әйтик, Томск төбәк иҗтимагый оешмасы, “Ялкын” башкорт мәдәнияте үзәге җитәкчесе Дамир Нуриев башкорт йолаларын саклап калу эшен оештыруы турында сөйләде. Дамир Камил улы кайчандыр Томскига укырга барган һәм шунда калган. Шуннан бирле чит якта башкорт учагын сүндерми икән.

— Корылтай — безнең өчен яңа эшләргә, үсешкә этәргеч. Икенче, өченче корылтайлардан ук Русиядә башкорт мәдәниятен тәкъдим итүче рестораннар челтәрен булдыру уе белән янып яшим. Секция утырышында шуны тәкъдим итәргә уйлыйм, — диде эшкуар.

Наил ГаетбаЙ,
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, драматург:
— Корылтайда бөтен мәсьәләләр дә чишелер дип уйламыйм, әмма кулдан килгәнне эшләргә тырышырга кирәк. Иң мөһиме — әдәбиятны сакларга, шул очракта, тел дә, халык та югалмаячак.

Рөстәм Габҗәлилов,
тәрҗемәче, Кытай Халык Республикасыннан килгән делегат:
— Корылтайда беренче генә катнашуым түгел. Әлеге форум телне, мәдәниятне, милләтне үстерүгә зур этәргеч булыр, дип уйлыйм. Делегатларга милләтләре, диннәре, телне белүләре белән горурланып яшәүләрен телим.


Форумны секция утырышлары дәвам итте. Анда эшкуарлыкны һәм туризмны үстерү, хәзерге Башкортстанда җир, мәгариф системасын реформалау шартларында башкорт милли мәгарифен үстерү, милли мәдәният һәм тарих, башкорт гаиләсе, гореф-гадәтләр, сәламәтлек һәм демография, башкорт телендәге киңкүләм мәгълүмат чаралары, Интернет кебек мөһим мәсьәләләр үзәккә куеп тикшерелде.

Очрашу резолюция кабул итү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды. Йомгаклау документында Корылтайның башкарма комитетына, Дәүләт җыелышы-Корылтайга, дәүләт власте органнарына һәм урындагы үзидарәгә тәгаен чаралар һәм тәкъдимнәр билгеләнде.

Әйтик, башкорт халкының бүгенге торышына йомгак ясауны әзерләү өчен фән вәкилләреннән тупланган иҗтимагый эксперт советы булдыру, заман индустриясе секторы буларак агротуризмны үстерү буенча закон башлангычы белән чыгу, Башкортстан юлдаш телевидениесен Русия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә күрсәтүне тәэмин итү буенча чаралар күрү тәкъдим ителде.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе итеп биология фәннәре докторы, профессор, Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге генеральный директоры Әмир Ишемгулов сайланды. Яңартылган башкарма комитет составына делегатлардан 60 кеше кертелде, алар арасында Башкортстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән һәм башка дәүләтләрдән вәкилләр бар. Резолюция проекты хупланды, әмма 1 декабрьгә кадәр аңа тәкъдимнәр кертергә мөмкин әле.
Читайте нас: