+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2015, 20:38

Урлашканның учы киң

...Әмма “кара сакалы” да озын.Без үскәндә авылда басудан бер уч бодай урлап тотылган, шуның өчен җиде ел Себердә урман кискән, бөкрәеп йөрергә мәҗбүр бер әби бар иде. Ул кеше белән бик сөйләшеп бармаса да, нишләптер безнең картинәйгә эч серләрен бушата торган булды. Аларның бер сөйләшүе колакка кереп калган: “Нишләп киленеңә хезмәтче буласың?” — дип сорыйлар, ахирәт... Булмыйммы соң! “Тегендә” утырганда ачлыктан, салкыннан гаҗиз булган чакларда, исән-сау әйләнеп кайталсам, балаларым өчен чәчем белән җир себерер идем, дип антлар иттем бит!” Үзе дә көянтә кебек бөкрәйгән әбекәй су ташый, бер минут та тик тормый иде. Сәбәпсез кыерсытылган язмышына әрнешен хезмәт белән баскандыр ул. Ярый әле бакыйлыкка безнең чордагы “бер уч бодай”ларны күрми генә күчте...

Әле урлашканнарның учлары ай-һай киң, нәфселәре котырудан шашкан! Оборона министрлыгы Милек мө­нәсәбәтләре департаментының элекке җитәкчесе, “Оборонсервис” җәм­гыятенең директорлар советы әгъзасы, Оборона (!) министрлыгын 360 миллион сумга бөлдергән Евгения Васильева 2012 елда фаш ителде. Хокук саклау, дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләре алып барган тикшерүләр нәтиҗәсендә ул быел майда 5 елга иркеннән мәхрүм ителде. 23 июльгә кадәр — Мәскәү тикшерү изоляторында, соңыннан янә 34 көн Владимир өлкәсендәге колониядә утырды һәм 25 августта вакытыннан алда иреккә чыгарылып, башкаладагы хакы 10 миллион доллар булган 13 бүлмәле фатирына кайтты...

Кызганычка каршы, әшнәлек, туган-тумачалык күренешләре күзәтелеп тора. Тәтешле районындагы авыл биләмәсе рәисе хакимияттәге 4 кешелек штатка бертуган апасын, абыйсын һәм туганнан туган сеңлесен эшкә алган. Авылдагы эшсезлек мәсьәләсен шәп хәл иткән җитәкче!

Туймазы районы хакимиятендә эшләүче берәү бер елда шулкадәр “шәп” хезмәт салган ки, 12 айлык эш хакына торак мәсьәләсен кискен яхшырткан, җир сатып алган, хәтта автомойкалы булган!

Дәүләт җыелышы-Корылтайда коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”дә парламент Рәисе Константин Толкачев болай диде:
— Коррупция дәүләтнең социаль-икътисади үсешенә зыян китереп кенә калмый, ә халыкның дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарына ышанмавына, әхлакый кыйммәтләр югалуга сәбәпче була, илнең дөнья масштабында дәрәҗәсен төшерә. Бу очракта гаеплеләр, һичшиксез, үз җәзасын алырга тиеш.

Коррупциянең тагын бер куркыныч ягы бар — ул бюджетка зыян китерә. Моны булдырмау өчен кадрлар сайлауга зур игътибар бирелергә тиеш. Һәр чиновник үз белдеге белән түгел, ә законга ярашлы эш итәргә бурычлы.
Спикер фикеренчә, дәүләт кесәсенә кергән чиновник өчен дәүләт хезмәтенә юл гомерлеккә ябылырга тиеш. Гамәлдә бу ничек?

2012 елда республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының капиталь төзелеш һәм максатлы программалар бүлеге начальнигы 500 мең сум ришвәт алганда тотыла. Суд карары белән ул 120 миллион сумлык штрафка тарттырыла, аңа бер ел дәүләт структурасында эшләү тыела. Шулай да тиздән аңа республиканың Торак төзү фонды капиталь төзелеш дирекциясе җитәкчесе урыны табыла һәм ул республикадагы социаль юнәлештәге төзелеш белән идарә итә башлый. Ләкин озак түгел — “кара сакалы” барыбер ерак җибәрми аны.

Быел республикада коррупциягә караган 736 җинаять кылынган, ришвәт алу очраклары арткан. Константин Толкачев фикеренчә, ил иминлегенә куркыныч белән янаган коррупциягә каршы торырдай законнар бар, аларны нәтиҗәле эшкә кушу зарур.
Читайте нас: