Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова соңгы елларда балалар, укучыларның “кул эше”нә әверелгән Интернет белән мавыгуы, үз хокукларын белмәү сәбәпле, балигъ булмаганнарның гомеренә хәвеф янаган хәлләр белән бәйле мисаллар китерде.
Хокук турындагы яңа фән Башкортстан укучыларына кибербуллинг һәм троллингтан ничек сакланырга кирәклеген гади телдә аңлатачак. Бу турыда М. Акмулла исемендәге БДПУның Тарих һәм хокук институты доценты Евгений Булычев белдерде.
– Һәр әти-әни улы яисә кызының Интернет белән файдалана белмәү аркасында күңелсез хәлләргә тарыганы бардыр. Төрле блогерларның видеоязмаларын карап, бала, аны-моны уйламыйча, өендәге зал, йокы бүлмәсе, сейфның кайда урнашуын социаль челтәргә барлык кеше күрерлек итеп фотога, видеога төшереп куя. Бала, әлбәттә, зур хата эшләгәнен аңламый. Болай итәргә ярамаганлыкны аңа кем өйрәтергә тиеш? Әлбәттә, бу – өлкәннәр һәм педагогларның бурычы. Без булдырган яңа хокук дәресләре кибербуллинг һәм троллингтан саклаячак. Социаль челтәрләрдә кешене кимсетү, хурлау, эзәрлекләү, ярсыту “кибербуллинг” дип атала. Интернет аша бала таныш булмаган кеше белән чын күңелдән аралаша, мөлаем “аватарка” исеме артында кемнең яшеренгәнен ул белми. “Троллинг” та ярсытуның бер төре. Биредә хәлләр тагын да кискенләшә, хәтта кайбер очракта балигъ булмаганнарның гомере өзелү белән тәмамлана, – диде Евгений Булычев.
Моңа кадәр Күмертау, Уфаның Октябрьский районы мәктәпләрендә әлеге юнәлештә эш алып барылган. Киләчәктә Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкилнең һәм БДПУның рәсми сайтларында шушы яңа дәресләр белән бушлай һәркем таныша алачак.