+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь 2015, 21:24

Милләтне саклый, таныта һәм үстерә белик!

Мәртәбәле форумдагы чыгышларда шушы фикер кызыл сызык булып үтте.Хәбәр итүебезчә, узган атна ахырында Уфада мөһим форум – IV Бөтендөнья башкортлары корылтае үтте. Аның эшендә илнең һәм дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче башкорт халкы вәкилләреннән 400дән артык делегат катнашты. Түбәндә мәртәбәле җыен эшендә катнашучылардан берничә күренекле вәкилнең Бөтендөнья башкортлары корылтае эшчәнлегенә һәм, гомумән, башкорт халкының киләчәк үсешенә бәйле фикерләрен тәкъдим итәбез.

Әмир ИШЕМГУЛОВ,
Бөтен­дөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының яңа сайланган рәисе, Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге генеральный директоры, биология фәннәре докторы, профессор:

– Мин – күренекле башкорт язучысы Зәйнәп Биишеваның оныгы. Ул бөтен гомерен башкорт халкына багышлады. Хәзер чират безнең буынга җитте. Мин туган халкым үсешенә барлык көчемне салып эшләргә генә түгел, кирәк икән, гомеремне бирергә дә әзермен. Әлеге катлаулы заманда милләтне саклау һәм үстерү төп бурычыбыз булырга тиеш.


Вячеслав ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ,
Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе:

– Туризмны үстерү авыл территорияләре инфраструктурасын, хезмәтләндерү өлкәсен камилләштерү өчен яхшы нигез була ала. Бу исә эш урыннары арту белән билгеләнәчәк. Әйтергә кирәк, бу җәһәттән уңай тәҗрибәләр дә бар. Мәсәлән, Салават районы энтузиастлары тарафыннан “Урал-батыр” башкорт эпосы нигезендә эшләнгән “Урал-батырның алтын билбавы” бренд маршруты шундыйлардан. Ул бүген республиканың әйдәүче тур­операторлары тарафыннан тормышка ашырыла һәм халык арасында көннән-көн зуррак популярлык яулый бара.

Быел, шулай ук, Кытайның, Төркиянең, Мәскәүнең әйдәүче туроператорлары өчен ике таныштыру туры оештырылды. Алар маршрутлардан канәгать калды һәм үзләрендә безнең республиканы популярлаштырырга вәгъдә бирде.

Гомумән, Башкортстанда туризмны үстерү өчен куәтләр җитәрлек. Республикада 300 тау мәгарәсе, 800 күл, күпсанлы таулар, өч табигать тыюлыгы, бер – милли, дүрт табигать паркы бар. Болар белән бергә агымдагы елда республика халыкара дәрәҗәдәге кунакханәләр челтәренә ия булды. Әлеге вакытта республикада 149 туристик маршрут эшләнгән. Безнең максат исә әлеге эшчәнлекне тагын да үстереп, Башкортстанны дөнья күләмендә туризм төбәге буларак та таныту.


Марат ГАЗИЗОВ,
Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары:

– Башкорт телендәге мәгълүмат кыры үсештә һәм үзенең сыйфатын яхшырта бара. Әлбәттә, әлеге кырны туган телне үстерүдә нәтиҗәле файдалану зарур. Һәм бу һөнәри журналистларның гына түгел, киңкатлам җәмәгатьчелекнең дә мөһим бурычы булырга тиеш. Укучылар аудиториясен киңәйтү өчен матбугатның электрон төренә язылуны оештыруны үстерергә кирәк. Бу, кемнең кайсы кыйтгада яшәвенә карамастан, башкорт матбугатын уку, шул рәвешле үзенә рухи азык алу мөмкинлеге бирә. Китап нәшер итү өлкәсенә бәйле дә заманча электрон проектлар төзү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк.

Румил АЗНАБАЕВ,
Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының элекке җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Урындагы үзидарә, гражданлык институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары комитеты рәисе:

– Глобальләштерү шартларында башкорт халкының үзенчәлекле мәдәниятен, телен саклау, тарихны барлау, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү һәм аларны актив рәвештә икътисади процессларга җәлеп итү төп бурыч булырга тиеш. Шулай ук БСТ, “Тамыр”, “Курай”, “Ашкадар” кебек телевидение һәм радио каналларын саклап калу, интернет-ресурсларда, социаль челтәрләрдә эшчәнлекне үстерү дә көн таләбе булып тора. Янә бер мәсьәлә – башкорт халкының милли уен коралы курайны саклау буенча закон кабул итәргә вакыт җитте, дигән фикердәмен.

Насур ЮРУШБАЕВ,
IV Бөтендөнья башкортлары корылтаена Германиядән килгән делегат, журналист, режиссер:

– Башкорт халкы көнүзәк мәсьәләләрне элек-электән Корылтайда тикшергән. Бу җәһәттән IV Бөтендөнья башкортлары корылтаенда да гаять мөһим мәсьәләләр үзәккә чыгарылды дип исәплим һәм алар Русиянең барлык халыклары үсешенә дә кагыла. Әлбәттә, аларның телен һәм милли мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләре иң җитди игътибар таләп итә. Бу җәһәттән башкорт халкының “Урал-батыр” эпосы кебек бәһаләп бетергесез зур хәзинәләре бар. Республиканы, башкорт халкын киңрәк таныту максатында аларны дөнья дәрәҗәсенә чыгарырга вакыт җитте дигән фикердәмен. Дөнья күрке булырлык хәзинәләребез бар икән, аларны тиешенчә күрсәтә дә, саклый һәм үстерә дә белик!
Читайте нас: