+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2015, 22:55

Маңгай тиреннән ярала бәхетнең иң татлысы

Башкалада “Хезмәт кешесе” фестивале узды.Башкортстанда Хезмәт кешесе елы тәмамлану алдыннан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Мәгариф, Сәнәгать һәм инновацияләр сәясәте министрлыклары, Башкортстан профсоюзлары федерациясе һәм республикадагы эре сәнәгать предприятиеләре ярдәмендә эшче һөнәрләр фестивале узды.

Соңгы чорда республикада эшче һөнәргә игътибар арта бара. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында: “Хезмәт кешеләре, квалификацияле белгечләр республиканың үсешен, аның бүгенгесе һәм киләчәген билгели. Хез­мәтчәннәр икътисадны алга әйдәүче төп көч булып тора. Аларның һөнәри әзерлеге, компетенциясе, белеме икътисади үсеш һәм социаль тотрык­лылыкның нигезен тәшкил итә. Эшче кешенең хезмәт хакы алу, сәламәтлеген ныгыту, квалификациясен күтәрү һәм тормыш-көнкүреш сыйфатына кагылышлы хокукларын яклау – власть органнарының төп бурычы”, – диелә.

Башкаланың ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр мәйданында узган эшче кадрлар җитешмәү һәм эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә багышланган чарада йөзләрчә укучы бала һәм студент катнашты. Аларны бирегә җәлеп итү буенча реклама кампаниясе бер ай дәвам итте. Яшьләр эшче киемендәге фотоларын социаль челтәрләргә куйды, алар арасында ярыш оештырылды.

Фестивальгә килүчеләр элекке һәм хәзерге заман станоклар һәм башка җиһазлар белән танышты, хәтта аларда эшләп караучылар да булды. Кече яшьтәге укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен борынгы һөнәр ияләре – чүлмәкче, пыялачы, ювелирларның хезмәт процессы күрсәтелде.

“Үз-үзеңне танып бел!” мәйданчыгында укучыларның шәхси үзенчәлекләрен һәм һөнәри мөмкинлекләрен ачыклау оештырылды. Анда катнашучылар киләчәктә һөнәр сайлау юнәлеше алды. Мәктәп укучылары өчен робот техникасы ЗD-иҗаты буенча осталык дәресләре үтте. Алар макет-тренажерларда оператор, наладчик, бульдозерчы булып “эшләп” карады.

“Хезмәт кадрлары сыйфатына хәзерге заман таләпләре. Аларны гамәлгә ашыруның профессиональ стандартлары” темасына “түгәрәк өстәл”, “Белем бирүдә профессиональ мәктәп һәм сәнәгать предприятиесе бердәмлеге”, “Һөнәр сайлау стратегиясе” осталык дәресләре җыелучыларда зур кызыксыну уятты.
Әлеге чара тир түгеп тапкан хезмәт җимешләренең нинди кадерле булуын мәктәп укучылары һәм студент яшьләр күңелендә ныгытты һәм киләчәккә юл сайлаганда юнәлеш бирде.
Читайте нас: